Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әҗәтләре өчен машинасына арест салганнар

Ноябрьнең соңгы көнендә суд приставлары тарафыннан бистәдә яшәүченең арест салынган автомобиле тартып алынды. Якын арада транспорт чарасы халык алдында сатылачак һәм шуннан кергән акча кредитор бурычларын каплау өчен"Ак Барс" банк ААҖга кире кайтарылачак.ТР буенча Федераль Суд Приставлары Хезмәте Идарәсенең Алексеевск бүлеге начальнигы Светлана Куделько мәгълүматыннан билгеле булганча, якташыбыз кредитны "иномарка"...

Ноябрьнең соңгы көнендә суд приставлары тарафыннан бистәдә яшәүченең арест салынган автомобиле тартып алынды.

Якын арада транспорт чарасы халык алдында сатылачак һәм шуннан кергән акча кредитор бурычларын каплау өчен"Ак Барс" банк ААҖга кире кайтарылачак.ТР буенча Федераль Суд Приставлары Хезмәте Идарәсенең Алексеевск бүлеге начальнигы Светлана Куделько мәгълүматыннан билгеле булганча, якташыбыз кредитны "иномарка" сатып алу максатыннан ала, шул ук машина банк алдында бурычын үти алмаган очракка залог булып тора.Ул ссуданың бер өлешен түли, әмма калганы, түли алмаганы пенялары белән көннән-көн үсә. Моңа бәйле рәвештә суд тарафыннан залогка салынган мөлкәткә арест салу һәм аны аукционда сату турында карар чыгарыла.
P.S. Ел буена банклар алдында бурычларны бетерү хисабына арест салу буенча районда гомуми суммасы 3 миллион сумнан артып киткән 67 шундый башкару эшләре каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев