Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Өйне “яшел елан” көл иткән

Узган җомгада бистәнең Демьян Бедный урамында өйләре белән бергә ике кеше янып үлгән.

Янгын частенә ут чыгу хәбәрен әбәт вакытында һәлак булучыларның күршеләре җиткерә. Янгын сүндерү командасы шунда ук урынга барып җитә, әмма агач йортны ялкын телләре инде тулысынча чорнап алган була. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Ещев мәгълүматы буенча, ут бөтенләе белән көннең икенче яртысында сүндереп бетерелә. Өйнең алгы ягындагы хәрабәләр арасында тәннәре көеп-янган ир белән хатын-кыз мәете табыла.

Соңрак билгеле булганча, 53 яшьлек йорт хуҗасы һәм аның 45 яшьлек никахсыз хатыны туктаусыз эчкәннәр. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен газларын өзгәннәр, шуңа күрә дә АОГВны мич итеп файдаланганнар. Салкында өшемәс өчен хуҗа кеше сараен сүтеп, такталарын яккан, кайчагында хәтта ярып, ваклап та тормаган. Күршеләре сөйләгәнчә, хатыны еш кына идәнгә сынып төшкән, күмерләнеп яткан кисәүләрне сүндереп йөрим, дип зарланган. Ләкин шушы хәерсез көнне хатын һәм аның язылышмаган ире иртәдән үк исерек булганнар (моны шул көнне аларга килеп киткән участок полициясе вәкиле хәбәр итте), шуңа күрә дә караучысыз мичкә күз-колак була алмаганнар. Мич җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу фаҗигагә китергән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев