Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск район үзәгендә “Тоннель” профилактик чарасы узачак

    ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренчә, район үзәгендә "Тоннель" профилактик чарасы узачак.

    21 декабрьдән 24 енә кадәр автоинспекторлар машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен, куркынычсызлык каешларын эләктерүләрен һәм башкаларны тикшерәчәкләр. Тәртип сакчылары юлларда аерым категориядәге йөртүчеләр - исерек машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр.
    Юлларда сак булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: