Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

«Электр энергиясен урлау: җинаять һәм җәза»

Электр энергиясен урлау бүгенге көндә энергетикада төп проблемаларның берсе булып тора. Статистика күрсәткәнчә, моның белән күбесенчә көнкүрештәге кулланучылар шөгыльләнә.

Кешеләр төрле урлау ысулларын уйлап таба: Исәпләгечләргә зыян китерүдән алып катлаулы техник җайланмалар урнаштыруга кадәр. Исәпләгечләре йорт эчендә урнашкан кешеләр бу адымга ешрак бара. Болай исәпләү приборын борып кую да җиңелрәк, җинаятьне яшерү дә, контролерга ишекне генә ачмыйсың. 
Күп кенә кешеләр электр энергиясен урлау әллә ни зур җинаять дип санамый. Чынлыкта бу хокук бозу, ә аерым очракларда – җинаять эше дә, аның өчен, һичшиксез, җавап бирергә туры киләчәк. Электр энергиясен урлаучыларны ике категориягә бүләргә мөмкин. Беренчесенә гомумән ут өчен түләргә теләмәүчеләр керә. Икенчесендә бурычлары бик күп җыелучылар. Бурычлары тагын да артмасын өчен, алар электр челтәре хезмәтеннән бушлай файдалануны өстен күрә. 


Буш экономияләү 
Бүгенге көндә Интернет киңлекләрендә энергетиклар хисабына баюның 100дән артык ысулы «йөри», ә караклар исә елдан-ел үзләренең «осталыкларын» камилләштерә бара. Әмма кулланучыларга шуны истә тотарга кирәк: чынлыкта акчаны янга калдыру теләге закон бозучыга зур чыгымнар китерә. Электр энергиясен урлау челтәр оешмасына гына түгел, монда финанс югалтулар турында сүз бара, тормышыгызга куркыныч янауга да китерергә мөмкин. Еш кына санкцияләнмәгән тоташтырулар нәтиҗәсендә янгын чыга, нәтиҗәдә закон бозучыларның милкенә һәм сәламәтлегенә генә түгел, ә законга буйсынучы гражданнарның сәламәтлегенә дә зыян килә. 
«Челтәр компаниясе» ААҖ персоналы һәр электр энергиясен кулланучы даими тикшерә, планлы эш алып бара, чөнки барлык абунәчеләр дә компьютерда махсус программага кертелгән, ул теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы чорга куллануга анализ ясарга мөмкинлек бирә. Шик килеп туса, контролерлар тарафыннан кулланучыга барып, җентекләп тикшерү үткәрелә. 
Энергетикларга ярдәмгә гамәлдәге законнар базасы да килә. Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 7.19 маддәсе нигезендә, электр челтәрләренә рөхсәтсез тоташу гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; юридик затларга – 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Шулай ук урлаган өчен җинаять җаваплылыгы да каралган: РФ Җинаять кодексының 165 нче маддәсе буенча шушы гамәлләр өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла. Барыбер түләргә туры киләчәк, бары урланган электр энергиясе өчен түләү генә намуслы абонент керткән суммадан берничә тапкыр артыграк. 


«Акыллы счетчиклар» турында 
Елдан-ел яңа технологияләр тормышыбызны уңайлырак итә. Тиздән электр счетчикларының күрсәткечләрен мөстәкыйль рәвештә язып, тапшырырга кирәк булган вакытлар да үткәндә калачак. 
Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып интеллектуаль исәпкә алу приборларына күчә. 2019 елның мартыннан башлап «Челтәр компаниясе» ААҖ үз хисапларына мондый акыллы приборларны урнаштыра башлады. Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә кулланучыларга электр энергиясен исәпләгечләрне яки интеллектуаль приборларны (2018 елның 27 декабрьдән 522 нче Федераль закон белән билгеләнгән) бушлай урнаштырачаклар, ул кулланучыларның шәхси кабинетында күренәчәк. 
Яңа интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру кулланучыларга күрсәткечләрне ай саен тапшырудан азат итәчәк, куллана торган электр энергиясенең сыйфаты буенча тулы мәгълүматка ия булырга һәм «Челтәр компаниясе» ААҖ белгечләре тарафыннан авария хәлләрен эзләү һәм бетерү вакытын да кыскартырга ярдәм итәчәк. 
“Акыллы исәпләгечләр” тагын берничә өстенлеккә ия: беренчедән, Интернетта күпме электр куллануны тулысынча контрольдә тоту (шәхси кабинетта яки мобиль кушымтада), икенчедән, төгәллекнең югарылык классы, өченчедән, кулланучылар өчен электр энергиясен күп тарифлы исәпкә алу (тәүлек/төн зоналары буенча түләү исәп-хисабы) мөмкинлеге. Дүртенчедән, электр энергиясе белән тәэмин итү туктатылган очракта, электр белән тәэмин итүне яңадан торгызу вакыты кыскару, шулай ук гадәттән тыш очракларда электр белән тәэмин итүне дистанцион чикләү мөмкинлеге (янгын куркынычы һәм башка шундый хәлләрдә). 
«Челтәр компаниясе» ААҖ кулланучыларны кулланылган электр энергияләре өчен тулысынча түләргә, гамәлдәге законнарны үтәргә чакыра. Электр челтәрләренә законсыз тоташу, электр энергиясен урлау фактлары билгеле булса, алар турында Алексеевск электр элемтәсенә 8(84341) 2-53-75, 2-37-41 телефоннары буенча хәбәр итүегезне үтенәбез. Яшеренлек гарантияләнә. Шулай ук барлык сорауларны Бердәм контакт үзәгенең түләүсез 8-800-2000-878 номеры буенча бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүмат «Челтәр компаниясе» ААҖ да www.gridcom-rt.ru рәсми сайтында бар. 

Андрей Шатров, Чистай электр челтәрләренең Алексеевск район электр челтәре «Челтәр компания» ААҖ филиалы инженеры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев