Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

БАЛАЧАКНЫ САКЛАУДА 100 ЕЛ

РАЙОН СОВЕТЫНЫҢ УТЫРЫШЛАР ЗАЛЫНДА БАЛИГЬ БУЛМАГАННАР ЭШЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ БУЕНЧА КОМИССИЯ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРА БУЛДЫ.

Залга комиссиянең хәзерге әгъзалары һәм әлеге орган ветераннары җыелды. Район комиссиясе рәисе Николай Чурин залдагыларның исенә 1917 елда аны төзүнең тарихы турында төшерде. Ул шулай ук комиссиянең элеккеге җитәкчеләре, атап әйткәндә, Гөлсирә Юлдашева һәм Михаил Смирновны, шулай ук кече яшьтәге тәртип бозучыларны яңадан тәрбияләүгә зур өлеш керткән кешеләр - прокурор Фәридә Дәүләтшина һәм комиссия секретарьлары Надежда Федонина белән Лидия Антонованы искә төшерде.

Николай Петрович, коллегаларына мөрәҗәгать итеп, хәзер эштә иң мөһиме - балигь булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау, дип билгеләп үтте.

- Ни кызганыч, хәзер комиссия әгъзаларының эшләре бик күп. Ләкин берзаман ул бетсә дә, без аның өчен әллә ни кайгырмаячакбыз, - дип иронияле көлде комиссия рәисе.

Шуннан соң ул озак еллар комиссия секретаре булып торган, опека һәм попечительлек органын җитәкләгән Елена Секалинага комиссиянең йөз еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды. Шундый ук медаль белән бистәнең икенче мәктәбенең элеккеге директоры Любовь Тарасова да бүләкләнде. Любовь Васильевна сәламәтлеге аркасында утырышка килә алмады, шуңа күрә комиссия әгъзалары бүләкне аның өенә барып тапшырдылар.

Моннан тыш, балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия эшенә зур өлеш керткәннәре өчен комиссия секретарьлары Лидия Антонова белән Надежда Федонина, шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марина Солдатова да район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Алар белән бергә башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗевнең Рәхмәт хатлары белән авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, комиссия белән бергә эшләүче оешма вәкилләре дә билгеләп үтелде.


1. Бакараева Ольга;
2. Хәмзина Елена;
3. Семина Наталья;
4. Кирюхина Людмила;
5. Тимонина Нина;
6. Анисимова Елена;
7. Трошина Анна;
8. Байкова Ирина;
9. Шаброва Людмила;
10. Гайнуллин Александр;
11. Иванова Тамара;
12. Репин Владимир;
13. Яковлева Елена;
14. Хәйретдинова Фирдәвес;
15. Гущина Ирина;
16. Гафиятуллин Рәмис;
17. Данилова Валентина;
18. Зверев Михаил;
19. Вашарина Людмила;
20. Тюкарев Юрий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев