Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ЯХШЫ СОВЕТЫ

2017 ел йомгаклары буенча Алексеевск районы Эчке эшләр министрлыгы ветераннары Советы иң яхшысы булды.

Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераннар Советы ел саен үткәрә торган йомгаклау киңәшмәсендә әйтелде. Отставкадагы милиция һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Алексей Завгороднев җәмәгать эшенә йомгак ясадылар. Ул ветераннарның Алексеевск җирле Советы рәисе Рәфис Шиһаповка "Авыл районнары арасында Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары һәм подразделениеләренең иң яхшы ветераннар оешмасы" конкурсында беренче урын өчен Диплом тапшырды.

Алексеевск ветераннарының мондый югары бүләккә беренче тапкыр гына лаек булулары әле, моңа кадәр алар соңгы ике елда дипломны 3 нче урын өчен алган иделәр. Бу җиңү хәзер эшләүче һәм элеккеге хезмәткәрләрнең, шулай ук ветераннарның башлангычын күтәреп алучы район хакимиятенең уртак иҗади эше булып тора. Шушы хакта Совет рәисе Рәфис Шиһапов болай диде:

-Идеяләребезне гамәлгә ашыруда булышканнары өчен Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск бүлеге һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәбез. Ел дәвамында без берничә тапкыр чаралар үткәрдек, сугышчан дан урыннарына бардык, районның җәмәгать тормышында актив катнаштык. Без, милиция һәм полиция ветераннары, җәмәгать иминлеге һәм хокук тәртибе хакына эшләячәкбез.

Бу җиңү эчке гаскәрләр төзелүнең 207 еллыгына полициянең барлык хезмәткәрләре өчен бүләк булды. Әлеге бәйрәм белән хәзер эчке гаскәрләрдә хезмәт итә торган яки заманында хезмәт иткән алексеевскилыларны, шулай ук хәрби хезмәткә кагылышы булган бөтен кешене җәмәгать куркынычсызлыгы начальнигы Александр Краснов котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев