Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

1 нче май белән, алексеевскилылар!

Кадерле алексеевскилылар! Якынлашып килүче 1 нче Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Вакыт узу белән аның исеме ничек кенә үзгәрмәсен, ул безнең өчен якты Яз һәм хезмәт бәйрәме булып кала.

Бу ике төшенчә үзләренең әһәмиятен беркайчан да югалтмый. Тормышка яңа ритм бирә торган яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, яңаруга бөтен өмет-хыялларыбызны аның белән бәйлибез. Киләчәгебез, барыбызның да һәм һәркемнең иминлеге бары тик тырыш хезмәт белән генә булдырылуын яхшы беләбез. Хезмәт кешеләренә хөрмәт планнарыбыз һәм уй-ниятләребез нигезендә ята. Алексеевскилылар уртак эш хакына эшли белделәр һәм үз кулларын районыбызны күркәмрәк һәм уңайлырак итәләр.

Яз һәм хезмәт яңа көч бирә һәм төрле буыннарны берләштерә. Бу бәйрәм элеккечә үк хезмәт ияләренең теләктәшлеген гәүдәләндерә, тынычлыкка, тотрыклылыкка, иминлеккә, бәхеткә һәм нык үсешкә уртак омтылыш белән берләштерелгән барлык иҗади көчләрнең бердәмлеген һәм тупланганлыгын символлаштыра.

Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, һәр өйгә иминлек һәм яз кәефе телим. Күңел күтәренкелеге һәм яхшыга ышаныч сезне беркайчан да ташламасын!

 Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

С.А. Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев