Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

19 мартта район үзәгенең 2 нче мәктәбендә “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” конкурсының республика этабы призерларын тәбрикләделәр

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Вероника Скалова, Булат Мөбәрәкшин һәм Оксана Баранова Татарсттанның иң яхшы педагоглары исемлегенә керделәр!

Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев Татарстанның иң яхшы укытучылары өчлегенә кергән бистәнең 2 нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Вероника Скалованы һәм республиканың иң яхшы педагоглары унлыгына кергән Ялкын мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Булат Мөбәрәкшинны котлады. Шулай ук “Әтәчкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Баранова да алкышлар кабул итте. Ул “Ел тәрбиячесе-2019” конкурсы нәтиҗәсе буенча иң яхшы тәрбиячеләре егермелегенә керде. Ул үзенең кичерешләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты:

-“Ел тәрбиячесе-2019” конкурсы без, катнашучылар өчен, педагогик потенциалны ачу мәйданчыгы булды. Һөнәри эшчәнлегебезнең һәр көнне укыту белән бәйле булуына да карамастан, без үзебез дә үз һөнәребез кысаларында яңа белемнәр үзләштерергә әзер укучылар ролендә торабыз. Тәҗрибә алмашу практикасы район чикләрендә генә түгел, Татарстанның башка мәгариф учреждениеләре хезмәттәшләрендә эшнең ничек төзелүен күрү бик кызык. Ә яңа ачышларга без, педагоглар һәрвакыт әзер.

Дамир Әмир улы конкурсантларга мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, рәхмәт сүзләре мәгариф бүлегенең республика этабына әзерләнүдә конкурсантларга ярдәм иткән педагоглары һәм хезмәткәрләре исеменә дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев