Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

4 ноябрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында традицион көзге ярминкә узачак

Сәүдә иртәнге 8 дә башлана. Район кешеләре һәм кунаклары бу көнне авыл хуҗалыгы продукциясе: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, бал, ит (сыер һәм дуңгыз итләре) һәм башка күп кенә әйберләр сатып ала алачак.

Ә үзләренең ишегалларында терлек һәм кош-корт тотучылар өчен бозау, дуңгыз балалары, фураж, печән һәм салам сату оештырылачак. Һәрвакыттагыча, ярминкәгә килүчеләрне бистәбез һәм район авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать артистлары катнашында мәдәни программа көтә, алар бирегә килгән бөтен кешене үзләренең матур номерлары белән сөендерәчәк. Ә балалар төрле ярышларда катнаша алачак.
Моннан тыш, көзге көнне кайнар чәй белән җылынырга, әле тагын район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре пешергән хуш исле тәмле коймактан авыз итәргә мөмкин булачак.
Шул ук көнне сәгать 8 дә Биләрдә Үзәк мәйданда да ярминкә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев