Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Денисовлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Денисов Хәмит Гыйззәт улы 1939 елда туа. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елда үлем хәбәре килә. Абыйсы белән тормышны күп авырлыклар белән алып баралар. 1958 елда Армия сафларына алына. Өч ел хезмәт иткәч туган авылына кайтып урнаша. Башта тракторда, аннары комбайнда эшли, кышларын фермада терлек ашату өчен азык парлауда хезмәт куя. Еллар еллар үтә, менә инде тормыш корыр вакыт җитә. Кичләрен клубларда кинолар, концерт-театрларга чыга . Шунда үзенең тормыш иптәше итеп Фәридә апаны сайлый.

Денисова Фәридә Шәйдулла кызы 1942 елда туа. Мәктәптә сигез сыйныф укып, фермада терлекчелектә эшли башлый. Олы кыз булу сәбәпле, өйләрендә әти-әнигә зур булышчы була. Бер-бер артлы туган эне-сеңелләрен үстерешергә булыша.

Хәмит абый белән Фәридә апа берсен-берсе аңлашканнан соң, 1965 елның 16 мартында өйләнешәләр. Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Денисовлар гаиләсендә кызлары Гүзәл, ике уллары Ринат белән Илдар дөньяга киләләр. Авыл уртасына матур итеп өй салып куялар. Балалар әкрен генә үсеп, укып бетерәләр. Кызларын кибетчелеккә, улларын зоотехник, мал табибына укыталар. Тормыш матур гына дәвам итә...

Балалары өйләнеп матур гына яшәп яталар. Хәзер аларның өч балага биш онык, ике оныкчыклары бар. Балалары кайтып, кирәк вакытта булышып5 әти-әниләренең хәлен белеп торалар. Алып китеп кунак итеп кайтаралар. Кечкенә уллары Илдар үзләре белән яши. Авыл фермасында мал табибы булып эшли. Киленнәре Гөлнария сыер савучы.

Бүгенге көнебезгә бик шатланып яшибез.

- Безгә тагын нәрсә теләргә? Су өйдә, утын кирәкми (газ миче эшләп тора), аксөякләр кебек. Балалар мал-туар асрыйлар. Бөтен нәрсә җитеш. Яшь вакытларда төрлесен эшләргә туры килде. Өйне җылыту өчен Хәмит башта урманнан утын әзерләп кайта иде. Ике мичне ягып, балаларга киемнәр тегеп, көянтә белән сулар ташып авырлык белән яшәдек. Хәзер куанып, Ходайдан исәнлек сорап кына яшибез, - ди Фәридә апа.

- Бергә тора башлаганыбызга 50 ел тулып узды, - дип сүзгә кушыла Хәмит абый. Өлкәннәр көнендә бистәбез мәдәният йортына кунакка чакырып бүләкләр тапшырдылар.

Барысы өчендә зур рәхмәт. Безгә олы кешегә ни кирәк, безнең җылы сүздән дә күңел күтәрелеп китә. Яшь чакта да, пенсиягә чыкканчы да колхозда эшләдек. Слетларга бардык, бүләкләрен алдык... Кешедән ким эшләмәдек, ким яшәмәдек, Аллага шөкер. Хәзер намазлар укып, корбаннар чалып, кунакка йөрергә исәбебез, -ди Хәмит абый сүзен йомгаклап.

Фәридә ханым белән Хәмит әфәнде Денисовларга сокланмаган кеше юктыр. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Денисовлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев