Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

7 гыйнварда алексеевскилылар иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе – Раштуа бәйрәмен киң билгеләп үттеләр

Раштуа бәйрәменә каршы төндә районның төп чиркәвенә бөек вакыйгага - нәни Гайсәнең тууына сөенү өчен биш йөзгә якын мәхәллә кешесе килде.

Быел мәхәллә кешеләре һәм чиркәү хезмәткәрләренең тырышлыгы белән ишегалдында яңа вертеп пәйда булган, ул, кунакларны шатландырып, матур буяулары белән балкып торды. Ә чиркәү үзе гүзәл чыршылар белән бизәлгән иде, ул җылылык һәм ямь тудырды.
"Свет миру" яшьләр правослау бүлегендә катнашучылар мәхәллә кешеләре белән берлектә хәйрия ярминкәсе үткәрделәр. Бәйрәм гыйбадәтенә килгән кешеләр тәм-томнар һәм кулдан эшләнгән әйберләр сатып алдылар. Яшьләр барлыгы 5500 сумга якын акча җыйдылар. Бу төндә җыелган бөтен акча мохтаҗ гаиләләргә биреләчәк.
Бәйрәм гыйбадәте тәмамланганнан соң килгән халыкны Гайсә пәйгамбәрнең тууы белән протоиерий Павел Чурашов котлады. Рухани Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен котлауларын укыды.
Моннан тыш, Раштуа гыйбадәтләре район чиркәүләрендә һәм гыйбадәт кылу йортларында да узды. Мисалга, Речноеда бу төндә мәхәллә кешеләре күп килде, алар Аллаһы Тәгалә йортына чак кына сыйдылар.
Ә инде иртә белән, 7 гыйнварда, правослау "Мотобратии во Христе» мотоциклчылары «Свет миру» яшьләр бүлеге һәм мәхәллә кешеләре белән бергәләп, бистә урамнары буйлап мото-автода йөрделәр.
Алексеевскилылар өчен 7 гыйнварда мотоциклчылар идарә итә торган, ә аның хәрәкәтен күчмә чаң манарасы кыңгырау чыңы һәм дәртле халык җырлары белән озата баручы колоннаның баруы гадәти күренешкә әйләнә бара.
Шулай ук правослау активистларының үз шатлыкларын әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашулары, зур челтәр кибетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә Раштуа җырларын башкарулары да гадәти хәлгә әйләнде. Мондый үзенчәлекле котлаулар өчен кибеткә килүчеләр һәм кибет хезмәткәрләре мәхәллә кешеләренә рәхмәтлеләр, аларга зур булмаган чыгышларыннан соң рәхмәт әйтәләр.
Бистә кешеләре котланганнан соң күмәк күңел ачулар Чиркәү мәйданына күчте. Анда мотоциклчылар бала-чаганы туйганчы үзләренең "корыч ат"ларында утыртып йөрттеләр. Ә яшьләр бүлегендә катнашучылар алар белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Урамда бераз суытып җибәрүгә дә карамастан, балалар безнең көннәрдә гадәти булмаган ялдан канәгать калдылар.
Ә инде гыйбадәт кылганнан һәм чиркәү настоятеле Павел Чурашов котлавыннан соң балалар һәм өлкәннәр якшәмбе мәктәбенә юл тоттылар. Анда аның тәрбияләнүчеләре һәм правослау яшьләре күңелгә үтеп керә торган концерт программасы әзерләгән иделәр, программада җырларга, биюләргә һәм хәтта спектакльгә дә урын табылган иде. Раштуа концерты катнашучыларга ел буена җитәрлек бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев