Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Афзал Шамов укулары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең 5нче гимназиясе 2014 елның 5 февралендә күренекле...

- Әйе, әлеге конкурсның йомгак өлешенә Урта Тигәнәле урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Фазуллина Гүзәлия (укытучысы Гүзәлия Гыймадиева), 2 сыйныф укучысы Камалов Самат (укытучысы Сиринә Камалова) һәм Зур Тигәнәле урта мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә (укытучысы Роза Зарипова) чакырылды. 2 - 4 сыйныфлар өчен оештырылган, Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын өйрәнү секциясендә 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә "Татар әдәбиятында ат образы" дигән темага чыгыш ясады. Камиләнең эше барлык бәяләү критерийлары буенча 1нче урынга лаек дип табылды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.


Камиләне һәм аны конкурска әзерләүче укытучысы Роза Рафыйк кызын чын күңелдән уңышлары белән тәбрик итәбез. Шуны да әйтеп үтәсе килә, Зур Тигәнәле урта мәктәбе һәм "Күбәләк" балалар бакчасы 2014 елдан татар телендә базалы инновацион гомуми белем бирү ресурс үзәге буларак эшли башлады. Бүгенге көн таләпләрендә, билгеле, бу зур җаваплылык: укытучыларыбызга үз белемнәрен үстерү өстендә системалы эш алып бару, район методик берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә тору, алдынгы эш тәҗрибәсен уртаклашу, сәләтле балаларны район һәм республика күләмендә таныту, шул ук вакытта дәрестә, дәрестән тыш чараларда халкыбызның милли йолаларын өйрәнү, туган телебезне саклап калу һәм үстерү өстендә эшләүне күздә тота.
Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев