Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Агач утырту көне

25 апрельдә, шимбә көнне, районда "Агач утырту көне" узачак.

Урман ресурсларын саклау, торгызу һәм үрчетүгә юнәлдерелгән акциядә катнашуга оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре чакырыла. Парк зоналарын, торак пунктларның башка участокларын һәм территорияләрен яшелләндерү өчен Биләр урманчылыгы әлеге акциядә катнашырга теләге булган бөтен кешегә үзләренә урманнан утырту материалын казып алу мөмкинлеген бирә. Шулай ук агач һәм куакларны утырту алымнарына да бушлай өйрәтәчәкләр. Сораулар белән һәм консультация алу өчен урман хуҗалыгы белгечләренә 2-67-25 (Алексеевск участок урманчылыгы), 40-2-37 (Зур Алан участок урманчылыгы), 40-9-36 (Баганалы участок урманчылыгы); 43-3-78, 43-3-25 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы игътибарга лаек, торак пунктлар территорияләрендә агач утырту авыл җирлекләре башкарма комитетлары, милек хокукы рәсмиләштерелгән участок хуҗалары, шулай ук челтәр һәм газ хезмәтләре җитәкчеләре белән килешенгән булырга тиеш, дип билгеләп үтте җитәкче -урманчы Галим Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев