Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ак яулыклы күркәм әбиләр...

Яз башы, язның беренче ае Халыкара хатын-кызлар көненнән башлана. Яз белән, әйтерсең, бар җиһан яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан, күкрәк тутырып сулыш алып, күзен ача. Язгы табигать, әйтерсең лә, яңа туган сабый! Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... Яз үзе белән...

Карлар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сезнең барыгызны,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмнәргә тагын

Бар яктылык көнгә әйләнеп,

Тырыш, назлы, гүзәл хатын-

кызлар,

Котлы булсын язның бәйрәме!

Бәйрәм җиле кага тәрәзәгә,

Яшьлек кайта җанга, дөньяга.

Умырзая шыта бу мизгелдә,

Кар астында чишмә уяна.

Чиксез бәхет теләп язгы талда

Елкылдаша кызыл бөреләр,

Бәйрәм белән, әнкәй-апакайлар,

Ак яулыклы күркәм әбиләр!!!

- Язгы бәйрәмебез көннәрендә безнең исемгә һәм бездән дә бик күп котлаулар, теләкләр яңгырый. Һәркемнең дә якыннарына, дусларына матур сүзләр ирештерәсе, изгелекләр эшлисе килә. Бигрәк тә олы яшьтәге әбиләребезне сөендерү - безнең иң зур бурычыбыз, дип саныйм мин, чөнки алар сугыш ачыларын балачакның матурлыгын, рәхәтен күрмичә татыганнар, кайберләре сугыштан соңгы ачлык елларда әтиләрсез күп балалы гаиләләрдә авыр хезмәтнең барысын кечкенә генә ятим җилкәләрендә күтәргәннәр.

Хәзерге тыныч ил-көнебездә алар инде тагын да ялгыз калып өлгергәннәр, балаларының үз гаиләләре. Балаларын югалту ачысын кичерүчеләре дә юк түгел. Шуңа да бер җылы сүз, бер ягымлы караштан аларның күңелләре язгы боздай эри, күзләреннән саф яшь тамчылары тәгәри... Хәзерге рәхәт тормышның кадерен белергә, эшләп көн итәргә, шәригать кануннары белән яшәргә чакыралар алар.

Татар хатын-кызы элек- электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары буенча да ул тормыш тоткасы. Кайчандыр кимсетүле караш ташлап, аны түбәнсетсәләр дә, аның хакында һәрчак: "И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда", - дип мәңгелек дан җырлыйлар. Хатын-кыздан башка гаиләне күз алдына да китереп булмый.

Гомерләре буе тормышның авыр йөген сыңар канатларында ялгыз күтәреп, яу кырыннан кайта алмаган ир, улларын әле дә булса күркәм сабырлык белән көткән газиз әбекәйләр - гаилә учагын сүндерми саклаучы, батырлар үстерүче аналарыбыз бар безнең.

Һәр милләтнең үзенеке үзенә якындыр инде, шулай да мин ак яулыклы татар әбиләрен иң чиста, иң саф әбиләргә саныйм. Язгы кояш ничек көлсә, алардан да шундый илаһи нур, пакьлек бөркелә...

Рәхмәт, менә шушындый изге җанлы, ак яулыклы әбиләребезне хөрмәтләүче оешма җитәкчеләребез бар. "Җәннәт - аналарның аяк астында" дигән гыйбарәгә таянып эш иткән, олы яшьтәге кешеләребезне хөрмәтләгән җитәкчеләребезнең эшләре дә гөрләп бара бит. Алар - гаетләребезне, дини бәйрәмнәребезне күтәрүчеләр, һәрдаим олыларга һәм кечеләргә ярдәм күрсәтүчеләр. Районыбызда иң ихтирамга лаек, булдыклы меценат җитәкчеләрнең эшләре дә Ходай ризалыгы белән алга барадыр сыман. Болар - "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев һәм "Эдем" җитәкчесе Гөлнур Сафина.

Әле генә шаулап-гөрләп бәйрәм ителгән 8 нче Март - Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан алар ак яулыклы хөрмәтле әбиләребезгә Әлки районы, Базарлы Матак бистәсенең үзәгенә урнашкан, Фоат Вәли улы ярдәме белән янгыннан соң торгызылган күркәм бинада искиткеч бәйрәм ашы оештырдылар. Әлки районы, гомумән, - районыбызга искиткеч җитәкчеләр: Фоат Вәлиевны, Рәфкат Мифтаховны биргән төбәк. Ике район халкы күптәннән дус һәм тату яши. Бу бәйрәм ике районның ак әбиләре катнашында үтүе дә юкка түгел. Алексеевскидан -16, Әлки районының Карга авылыннан 18 апа, әби чакырылган иде. Мәҗлес Алексеевск эшчеләр бистәсендә гомер итүче, ике тапкыр хаҗ сәфәрен кылган Рокыя абыстайның Коръән укуы белән башланды. Мәетләр рухына дога кылынды, изге теләкләр теләнде.

Намаздан соң мәҗлеснең икенче өлеше Хатын-кызлар көне уңаеннан мөнәҗәтләр, җыр-шигырьләр әйтү белән бәйләп алып бару вазыйфасы миңа йөкләтелгән иде. Әниләребезгә, хатын-кызларыбызга багышланган җырлар, шигырьләр минем тарафтан яңгыраса, мөнәҗәтләрне, авыл тарихы, сугыш чоры, әниләр турында үзләре язган унар, бәлки күбрәк тә куплетлы шигырьләрне, кәгазьгә дә карамыйча, апа- әбиләребез сөйләде. Бәйрәмне Әлки районының мәдәният хезмәткәрләре җырлар белән баетса, "Алексеевскдорстрой"да эшләүче Урта Тигәнәле егете Илфат Ибәтуллин әниләргә багышланган җырларын яңгыратты.

Бәйрәмнән һәр кеше канәгать калды. Хәер итеп Фоат Вәли улы белән Гөлнур Таһир кызыннан күчтәнәчләр, бүләкләр өләшенде, дога кылынды...

Шушы бәйрәмне оештырулары, ике район арасына дуслык күпере салулары өчен Фоат Вәли улы белән Гөлнур Таһир кызына чиксез рәхмәтләрен ирештерде бу бәйрәмдә булган, катнашкан һәр кеше.

Минем өчен аеруча ихтирамга лаеклы кеше бар иде бу бәйрәмдә. Ул Фоат Вәли улының әнисе Миңҗиһан апа иде. Шушындый ул тәрбияләп үстергәне өчен аңа бу мәҗлестә булган һәр кеше рәхмәтләрен яудырды, соклануларын белдерде. Мин дә, үз чиратымда, улының өч китабымны чыгаруда матди ярдәм күрсәткәне өчен аның каршында баш идем. Ул бик тыйнак, күркәм, ягымлы... Менә нинди безнең татар әбиләребез: зирәкләр, сабырлар, матурлар, нурлылар!

Ходай аларга исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын бирсен, ә иганәчеләребезгә эшләрендә, тормышларында уңышлар гына юлдаш булсын!!!

Шушы форсаттан файдаланып, яңа гына узып киткән бәйрәмебез белән районыбызның барлык гүзәл затларын тәбриклим. Барыгызга да язның ягымлылыгын, кояшның нурлылыгын, чишмә суының сафлыгын, исәнлекнең иң ныгын, бәхетнең иң зурысын телим. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәт, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребезнең һәрберсе мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев