Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару еллыгы алдыннан сугышчан дан музеенда район мәктәпләре директорларына интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз исемнәре язылган стендлар тапшырылды.
Әфганстан һәм Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыятенең әлеге стенды Татарстан Хөкүмәте гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Хәзер егерме өч мәктәпнең һәркайсында һәлак булган егетләрнең фоторәсемнәре, исемнәре һәм аларның хәрби батырлыклары тасвирланган стендлар урнаштырылачак. Әфганстан ветераннары җәмгыяте рәисе Николай Гордеев хәбәр иткәнчә, бу малайлар һәм кызлар үз геройларын белсеннәр, ә чит илнең уйлап чыгарылган персонажларына тигезләнмәсеннәр өчен эшләнә:
- Безгә интернациональ бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз турындагы истәлекне сакларга кирәк. Хәзер Әфганстанда һәлак булган Николай Игнатичев, Михаил Савинов, Николай Хныченков, Фәрит Шәйдуллин һәм Дмитрий Викторов өчен без эшли ала торган бердәнбер нәрсә.
* * *
Җомга көнне, 8 февральдә, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләре ветераннары сугышчы-интернационалистлар җәмгыятенең элеккеге рәисе Сергей Валдавин истәлеген хөрмәтләде.
Моннан сигез ел элек "Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры, ветераннар оешмасын егерме елдан артык җитәкләгән Сергей Валдавин якты дөньядан китте.
Иптәшләре аның истәлеген хөрмәтләү өчен аның каберенә килделәр, кабер ташы янына чәчәкләр куйдылар, оешма өчен бик күп эшләгән шушы принципиаль һәм намуслы кеше белән аралашу елларын искә төшерделәр.
Нет комментариев