Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Алексеевск” халык предприятиесенең яңа терлекчелек комплексы базасында семинар-киңәшмәсе булып узды

"Алексеевск" халык предприятиесенең яңа терлекчелек комплексы базасында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен йомгаклау семинар-киңәшмәсе булып узды.

Икътисадый хәл катлаулы булуга да карамастан, районда зур авыл хуҗалыгы объектлары төзү дәвам итә. Кыркүлдә 3600 гә исәпләнгән сөт комплексы - моның ачык мисалы. Бу объект, кем әйтмешли, буш урында торгызылды. 2016 елның мартында районга эре инвестор, бөтен Россиягә билгеле "Звениговск" ит комбинаты килеп керде.

Аның җитәкчесе Иван Казанковның чиста кырда заманча комплекс төзү карары кыска срокта гамәлгә ашты. Бу вакыт эчендә хуҗалыкта башка объектлар: дистәләгән трактор өчен заманча ремонт мастерское, зур ашлык саклагыч, ашханәсе белән уңайлы административ бина пәйда булды. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына, белгечләр өчен торак төзелә. Шуңа күрә йомгаклау киңәшмәсе юкка гына Кыркүлдә уздырылмады.

Район башлыгы Владимир Козонков җыелучыларны предприятиенең яңа җитәкчесе Станислав Скрипачев белән таныштырды. Ул "Алексеевск" халык предприятиесе эшендәге уңай тенденцияләрне билгеләп үтте:
- Биредә уңыш алуда да, сөт җитештерүдә дә зур резервлар бар.

Үткәндә безне хуҗалыкта терлекләр санын саклап калу, чәчү һәм урып-җыю эшләрен үткәрү мәсьәләләре борчыды. Хәзер бу мәсьәләләр хәл ителде, без инде хәзер технологияләр һәм перспективалар турында сөйлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев