Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасының юбилее

Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы коллективын шушы уникаль предприятиенең 90 еллыгы белән котлады.

Фабриканың юбилее хөрмәтенә район мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы чарада предприятиенең иң яхшы хезмәтчәннәре бүләкләр һәм Рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнделәр, ә сәхнәдә предприятиенең тарихи этапларын искә алдылар.
Залга узар алдыннан тамашачылар фабрика продукциясеннән әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Концерт исә тамашачыларны фабрика төзелүнең башлангыч чорларына алып киткән тамашадан башланып китте: дүрт тукучы керосин лампасы яктысында туку станокларында бизәкле сөлгеләр чигеп утыра.
Аларның эшен Макариха исемле сәүдәгәр хатыны бик җентекләп күзәтә. Ул чакта алар Фабрика урамында яңа фабрика төзелүе, зур станоклар куелуы, матур җепләр алып кайтылуы, фабрика турында Казанда гына түгел, ә бәлки Мәскәүдә һәм чит иллләрдә дә белүләре турында хыяллана гына ала иделәр.
Менә "Ударница" артеле төзелгәннән соң 90 ел узып киткәч, хыяллары тормышка ашты. Хәтта күбрәк тә, чөнки моннан утыз ел элек район башлыгы Алексей Демидов ярдәмендә фабрикадан ерак та түгел "Әтәчкәй" балалар бакчасы төзелде, ул фабрикада эшләүче хатын-кызларның тормышын җиңеләйтте.
Юбилейга бөтен Татарстаннан кунаклар: фабрика һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре килде. Татарстанның мәдәният министры Фирая Сергееваны һәм фабрика коллективын фабриканың 90 еллыгы белән котлап, район җитәкчелегенә үзенчәлекле һәм уникаль производствоны саклап калганы өчен рәхмәт әйтте.
Кулдан ясалган әйберләр эшләп чыгаручы андый фабрикалар Россиядә нибары өчәү генә калды. Айрат Миңнемулла улы, Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы Бөтенроссия һәм Халыкара ярминкәләрдә Татарстанны лаеклы тәкъдим итә, дип билгеләп үтте һәм коллективны Татарстан Республикасы мәдәният министрының Рәхмәт кәгазе белән бүләкләде.
Алексеевскилыларны юбилей белән шулай ук "Татарместпром"ның генераль директоры Юрий Демидов һәм Татарстан Республикасы халык сәнгате кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев та котлады.
Район башлыгы Владимир Козонков Фирая Мирзаян кызына производствоны тиешле дәрәҗәдә саклап кала алганы, шулай ук фабрика хезмәтчәннәре һәм ветераннарына ата- бабаларыбызның мәдәниятен саклап калу буенча башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Бу кичтә фабрика директоры Фирая Сергеева символик сосаны бухгалтер Елизавета Терентьевага тапшырды, ул бүгенге көннән әлеге борынгы предприятиегә җитәкчелек итәчәк.
Бәйрәм концертына туган фабрикаларына гомерләренең дистә елларын биргән производство ветераннары килүен билгеләп үтәргә кирәк. Шул исәптән бирегә тулы бер династияләре белән килделәр. Мәсәлән, Сидоровлар, Бахимовлар, Пилишкиннар, Новиковлар, Антоновлар гаиләләреннән һәркемнең гомуми стажын бергә кушсаң, ул артыгы белән йөз елдан да артып китә.
Апалы-сеңелле Филипповалар - Людмила, Любовь, Галина, Лилия фабрика тарихына үз исемнәрен яздылар, алар бергәләп бер гасырдан артык кулдан туку шедеврларын булдырдылар. 2002 елда туку цехы мастеры, фабрикада 40 елга якын эшләгән Надежда Михайловна Садовниковага "Алексеевск районының мактаулы гражданы" дигән исем бирелде. Сугыш ветераны Александра Алексеевна Базанованың һәм предприятиенең бердәнбер исән ветераны Михаил Викторович Мироновның хезмәте күп санлы бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Нәфис әйберләр туку фабрикасы ансамбле составында чыгыш ясаган Мария Александровна Бахимова үзенең шатлыклы хисләрен яшерә алмады:
-Без күп еллар фабрикада эшләдек, безнең өчен ул күңелебезнең бер өлешенә әйләнде. Аның белән күп кенә шатлыклы истәлекләр бәйләнгән. Ул - безнең йөрәктә. Аллаһы Тәгалә кушып, аның йөз еллыгын да бергәләп бәйрәм итәргә язсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев