Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлыгына кандидат Демидов Сергей Анатольевичның алексеевскилылар белән очрашуы булды

диалог форматында очрашу

“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 8 нче Март урамында урнашкан күл янындагы ял паркы зонасы территориясендә Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлыгына кандидат Демидов Сергей Анатольевичның алексеевскилылар белән очрашуы булды.


 Очрашуда күбесенчә төзекләндерүгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралды. Сораулар күп очракта шәхси характерда да, тулаем округ мәнфәгатьләре турында да иде.


Рәсми булмаган сөйләшүдә сүз “2014-2020 елларга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль программасын гамәлгә ашыру, яшь гаиләләрнең ташламалы торак алуы турында чыкты. Алексеевскилыларны эчә торган суның сыйфаты да борчый.


– Бу проблеманы хәл итү өчен вакыт таләп ителә. Эчә торган суның сыйфатын яхшырту өчен районыбызда зур эш үткәрелә: суэтем башнялары, торбалар алмаштырыла. Боларның барысы да республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру аркасында килеп чыга. Шик юк, бу проблема халык файдасына акрынлап кына хәл ителәчәк, – диде Сергей Анатольевич.


 Кешеләр 8 нче Март урамындагы күлдә катамараннар эшен яңарту теләген белдерделәр. Моннан берничә ел элек бу сулыкта су транспорты эшләп торды. Сергей Демидов, моны эшкә ашырып булачак, дип билгеләп үтте. Ләкин су аттракционнары булган очракта бу урында, һичшиксез, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен коткару пункты һәм объектны саклау оештырылырга тиеш.


Очрашуның иркен, тартынусыз шартларда үтүе кешеләргә үзләрен борчыган сорауларын бирергә мөмкинлек бирде. Бурычлар күп. Ләкин күп эшләнде дә. Алексеевскилылар Сергей Демидовка район үзәгенең һәм тулаем Алексеевск районының күзгә күренеп үзгәреп китүе өчен рәхмәт әйттеләр.


Халыкның барлык теләкләре, тәкъдимнәре һәм үтенечләре тыңланды һәм эшкә кулланма итеп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев