Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск территориаль иҗтимагый үзидарәләре Татарстанда иң яхшылар рәтендә

Бу хакта республика конференциясендә игълан ителде.

Алексеевск районы делегациясе 9 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә узган иҗтимагый үзидарә территорияләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференциядә катнашты. Алексеевск шәһәр җирлеге территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Светлана Некрасова, Әлфия Әхмәтова, Елена Макарихина һәм Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Зубрилова автоградтагы хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Конференциядә катнашучылар берничә шәһәр объектында булдылар һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеген үз күзләре белән күрделәр, урында яшәүчеләр һәм хакимият органнары арасындагы үзара бәйләнеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

– Бу бик бай һәм файдалы сәфәр булды, – ди Әлфия Әхмәтова. – Без үзебез өчен бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек, яңа эш юнәлешләрен ачтык. Безнең эшне республика дәрәҗәсендә күрүләре һәм Татарстанның өч-дүрт районы арасында үрнәк итеп китерүләре шатландыра. Безнең районның «Таң» газетасы белән дә үзара бәйләнешебез югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп үттеләр.

Әлеге чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук республиканың 300 дән артык территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкиле катнашт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев