Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск участок сайлау комиссияләре тавыш бирү участокларына килә алмаган сайлаучыларның тавышын җыюга керештеләр

669 нчы участок комиссиясе әгъзалары Марина Климова белән Нәфис Фәйзуллин, тавыш бирү урналарын тотып, өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә килделәр.


Алар иң беренче РФ сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның атказанган табибәсе, хезмәт ветераны Клара Абдулла кызы Гайсинаның өенә бардылар. Комиссия әгъзаларын аның улы, танылган балалар табибы Рафаэль Риф улы Гайсин һәм аның хатыны, шулай ук медицина хезмәткәре Татьяна Георгиевна каршылады.


Клара Абдулла кызы тавыш бирү тәкъдименә әйбәт кәеф белән җавап бирде һәм бүгенге вакыйганың ил өчен әһәмиятен билгеләп үтте:


- Бүген мин оныкларым һәм оныкчыкларымның киләчәге өчен сайлыйм, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев