Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск укучылары музейга сәяхәт ясадылар

22 ноябрь көнне 2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары Абрамов исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музей зур әһәмияткә ия.
Иң беренче чиратта укучылар өчен музей буенча экскурсия булды. Алар борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар - тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар.
Фронттан язган хатларны, газета хәбәрләрен, хәрбиләрнең фоторәсемнәрен, шәхси әйберләрен, илебез тормышында булган һәр вакыйгага карата җирле документларны, язмаларны бызыксынып карадылар. Экскурсиядән соң "Музей эзтабарлары" дигән хәрби-патриотик квест уен үткәрелде.
Биремнәр төрле: материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар, язмалар, сугыш чоры хатларын, матди әйберләрне табу, аларның исемнәрен истә калдыру иде. Укучылар өчен биремнәр катлаулы тоелса да, алар бирешмәде.
Барлык укучылар да төгәл җавап бирде. Уен ахырында аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев