Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск укучылары балыкчыларга ясалма уылдык чәчү урыннары ясарга булыштылар

Балык булсын!

“Балык-Булсын!” табигатьне саклау республика акция кысаларында “Юл төзүчеләр” паркы янында Кама елгасы ярында сигез йөз метрга якын ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.

Экологик акциядә бистәнең беренче мәктәбе укучылары һәм аучылар катнашты.

Лаеш балык заводының биологик ресурслар комитеты хезмәткәрләре һәм балык белән шөгыльләнүчеләр суга ясалма уылдык чәчү урыннары ясап урнаштырдылар. Уылдык чәчү урыннарының конструкциясе һәр метр саен ылыслы ботак (оялар) эленгән, шулай ук йөк һәм йөзмәләр эленгән (алга таба уылдык чәчү урыннарын табу өчен) баудан (100-150 метр озынлыктагы) ясалган.Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов хәбәр иткәнчә, бу акция Кама биоресурсларын саклауга ярдәм итә:

- Хәзер Куйбышев сусаклагычының биеклеге нормадан 2,5-3 метрга түбән төште. Шуңа күрә балыклар уылдык чәчә торган камышлар коры җирдә калдылар һәм балыкларга уылдык чәчергә урын калмады. Бүген без эшләгән ясалма уылдык чәчү урыннары ярдәмендә балык уылдыкларын саклап кала алачакбыз. «Биләр урман хуҗалыгы» хезмәткәрләренә рәхмәт, алар ылыслы агач ботакларын уылдык чәчә торган җайланмалар ясарга бирделәр. Мондый ясалма җайланмаларны балык уылдык чәчү өчен шартлар булмаган берничә урында урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев