Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыру программасы дәвам итә

"Алексеевск үзәк район хастаханәсе" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе базасында өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру дәвам итә. Диспансерлаштыру чаралар комплексын, шул исәптән берничә белгечтәге табибларның медицина каравы һәм тикшерүенең кирәкле ысулларын үз эченә ала.

Яшь
Өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру программасы кысаларында 2017 елда түбәндәге яшь категорияләре тикшереләчәк: 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елгылар.

Диспансерлаштыру ике этапта уза, күрсәткечләргә карап, лаборатория һәм функциональ тикшеренүләр табиб-белгечләр тарафыннан үткәрелә.
Белгечләр
Табиб-белгечләр: терапевт, гомуми практика табиблары, акушер-гинеколог, хирург, невролог, офтальмолог каравы үткәрелә. Канның клиник анализы, канның биологик анализы, сидекнең клиник анализы кебек лаборатор һәм функциональ тикшеренүләр, тизәкне тикшерү, цитологик тикшерүләр, онкомаркер, үзенчәлекле PSA, электрокардиография, флюорография, маммография, корсак куышлыгы органнарына УЗИ.
Этаплар
Диспансерлаштыруның беренче этабы (скрининг) гражданнарда хроник йогышлы булмаган авыруларның билгеләрен, аларның үсеш факторларын, өстәмә тикшеренүләрне үткәрүгә күрсәткечләрне һәм диспансерлаштыруның икенче этабында табиб-белгечләрнең консультацияләрен билгеләү максатында үткәрелә. Икенче этапка мохтаҗ пациентларның диагнозына төгәллек кертелә һәм аларга тирән консультация бирелә.
Статистика
2017 елның 10,5 ае йомгаклары буенча диспансерлаштыруны 3250 кеше узды, 783 кеше икенче этапка җибәрелде.
2017 елда диспансерлаштыру узган кешеләр арасында 2086 авыру ачыкланды, шулардан 537 кешедә авыру беренче тапкыр ачыкланды. Алар арасында 138 - эндокрин системасы, 109 - сидек-җенес системасы, 95 - кан әйләнеше системасы, 8 яман шеш авырулары бар. Бу халыкка даими төстә тикшеренеп тору кирәклеге турында сөйли һәм яңа авырулар ачыкланса, вакытында дәвалау билгеләүдә әһәмиятен ассызыклап күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев