Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре Казан юлларны ремонтлыйлар

Сыйфаты бренд кебек.

Җәй көне – «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре өчен кызу чор. Ел фасылының шушы чорына юлларны ремонтлау буенча эшләрнең төп күләме туры килә. Әмма кыска вакыт булуына да карамастан, оешма хезмәткәрләре куелган бурычларны сыйфатлы башкаралар, елдан-ел осталыкларын республика дәрәҗәсендә күрсәтәләр.

Быел да оешма эшчеләренә республика башкаласының утыз урамында, шул исәптән зур күләмле машиналар агымы булган: Татарстан, Тукай, Девятаев, Габишев, Фучик һәм башка урамнарда юлларны ремонтлауны ышанып тапшырдылар. Казанда алексеевскилылар юл полотносын һәм иң күп машина йөри торган урамнарның берсендә – Ершов урамында ремонтлау эшләре үткәрделәр. Бу сигез полосалы юлның үз үзенчәлекләре бар. Машиналар күп булу сәбәпле, төп асфальт җәю эшләре төнлә алып барыла, бу вакытта шәһәр халкы тормышында юллар ябылу берничек тә чагылмый. Участок начальнигы Дамир Гусейнов сөйләгәнчә, Казандагы объектларда 11 бригадалык 200 кеше хезмәт куя һәм 60 берәмлек техника эшли:

– Шәһәр урамнарында 5 асфальт җәюче техника һәм оешма тарафыннан бары тик мөһим участокларда гына кулланыла торган уникаль асфальт-бетон бушаткыч эшли. Юл полотносы алмаштырудан тыш, без ремонтланган участокларга юл тамгаларын салабыз, тротуарларны ремонтлыйбыз һәм юл буенда бордюрлар урнаштырабыз. Биредә шәһәрдәге барлык объектларда да борт ташы кую белән шөгыльләнүче Александр Бакланов бригадасын билгеләп үтәргә мөмкин.

Шул рәвешле алексеевскилылар шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш кертәләр. Казанда WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын уздыру елында бу аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев