Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида иҗтимагый бүләк - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

50 елдан артык бергә гомер иткән Венера Ильинична белән Сергей Никитович Анисимовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесе тапшырылды.

Әлеге гаилә ярты гасыр элек барлыкка килә, алар барлык яшь гаиләләр кебек үк бергә гомер итә башлауның башында туган кыенлыкларны җиңеп чыга. Венера Ильинична белән Сергей Никитович мәхәббәт һәм татулык мохитендә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның 9 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Анисимовлар гаиләсенең девизы: «Авыр минутларда бер-береңә ярдәм итәргә һәм таяныч булырга, барлык шатлык һәм кыенлыклар белән уртаклашырга кирәк!»

“ТАССРның 100 еллыгы” истәлекле билгесенә шулай ук Резидә белән Фоат Зәйнуллиннар гаиләсе дә лаек булды.

Әлеге гаиләнең ике баласы һәм биш оныгы бар. Зәйнуллиннар гаиләсе күп кенә гаиләләргә үрнәк булып тора. Гаилә девизы: «Без балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен яшибез. Аларның күзләрендә безнең бәхет». Алар предприятие һәм Алексеевск районының спорт чараларында актив катнашалар. «Алексеевскдорстрой» предприятиесендә аларның икесенә хезмәт стажлары 56 ел.

Бүләкләрне Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һәм ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев