Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида кышны озату ярминкә һәм Май Чабу белән үтте

Кышны җырлар һәм коймаклар белән озаттылар! Халыкара хатын-кызлар көнендә Чиркәү мәйданында «Кышны озату» халык күңел ачулары узды.

Бәйрәм башланыр алдыннан район үзәгендә яшәүчеләр ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, печән, ашлык сатып алдылар. Әле сәүдә башланырга да өлгермәгән иде, ашлык төягән машиналар буш, ә сәүдә башланып бер сәгать үтүгә бодай, арпа һәм ашлык сатып алынып беткән иде. Сатучыларның берсе, Эдуард Зайцев бодай һәм катнаш азык капчыкларын бик тиз алып бетерделәр, ди.

- Ихтыяҗ зур иде. Сораулары буенча янга алып куйган берничә капчыкны да сатып җибәрә яздым. Ахыр чиктә, сатып алучыларга ашлык бетте бит дип аңлатырга туры килде.

Ярминкәдә барлыгы район фермерлары һәм хуҗалыклары тарафыннан 21 тонна ашлык сатылды. 15 төргәк печән һәм бер машина силос шунда ук сатылып бетте. Ә менә шунысы гаҗәп, яшелчәләргә бу юлы ихтыяҗ юк иде. Аның каравы, ит сатучы сәүдә нокталары янында һәрвакыттагыча ыгы-зыгы булды. Кешеләр ит алыр өчен үз чиратларын сабыр гына көттеләр. «Алга» колхозының 280 сумнан саткан 200 килограмм ите бер мизгелдә диярлек сатылып бетте. Кыр Шунталысы авылыннан килгән Самат Галиев лотогы янында да шул ук күренеш күзәтелә. Тик биредә бәяләр 280нан 320 сумга кадәр уйнап торды.

«Эдем», Райпо, «Алексеевск сөт заводы», «Җәмәгать туклануы», «Нәфис әйберләр туку фабрикасы», «Алексеевск керамикасы» һ.б. үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Ярминкә Май Чабу атнасында үткәнлектән, кышны озату бәйрәменә килгән барлык кешеләр балалар бакчалары, «Керамика-Маркет» һәм аграр көллият хезмәткәрләре әзерләгән чәй һәм коймак белән сыйландылар.

Ярминкә кунакларына үзешчән артистлар матур һәм күңелле концерт программасы, уеннар һәм конкурслар бүләк иттеләр. Шамакайларга күңел ачуга сатучылар да кушылып үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ул «тәгам» соңыннан конкурста уйнатылды.

Бала-чага өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре спорт уеннары үткәрделәр.

Чиркәү мәйданына килүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көне һәм Май Чабу белән бистә мэры Игорь Свистунов котлады. «Кышны озату» традиция буенча карачкы яндыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев