Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевский районында булачак Ватанны саклаучыларны сәламләделәр

Призывниклар көнендә якын арада иксез-чиксез Ватаныбызның барлык почмакларына китәчәк егетләрне җыю матур традициягә әйләнде. Район мәдәният йортында 30 дан артык армиягә китүче егеткә хәер-фатиха сүзләре әйтелде. Район башлыгы урынбасары Галина Белова, бүген көн матур, дулкынландыргыч һәм бераз гына моңсу, дип билгеләп үтте.

- Армия - ир-егет булып җитешүдә мөһим этап. Бабаларыгыз, әтиләрегез һәм абыйларыгызның традицияләрен дәвам иттерегез! Без сезнең өлкәнәеп, илебезнең чын гражданнары булып кайтуыгызны көтәбез. Алексеевскилылар һәрвакыт намуслы хезмәт итәләр. Сезгә тыныч солдат тормышы, бурычыгызны үтәвегезне, туганнарыгызның сезнең белән горурлануларын телибез.

Хәрби комиссар Дмитрий Дерунов, егетләрне намуслы хезмәт итәргә чакырып, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка, Кара диңгез буеннан алып төньяк диңгезләренә кадәр илебез киңлекләрендә 30 дан артык кеше хезмәт итәчәк, диде:

- Быел өч егет - Кара диңгез флотының диңгез пехотасына, берничә кеше без шефлык итә торган "ЭПРОН" коткару судносына, берничә кеше десант гаскәрләренә, коры җир гаскәрләренә, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә китәчәк. Булачак солдатларны тәрбияләгән ата-аналар алдында баш иябез.

Протоиерей Павел Чурашов егетләргә батыр сугышчылар һәм үз гаиләләрен яклаучылар булуларын теләде, чөнки һәр ир-егет Ватанны, якыннарын саклаучы булырга туган.

Аксакаллар шурасы рәисе Нургаен Исхаков мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт исеменнән котлау һәм хәер-фатиха сүзләрен тапшырды:

- Бүген бездә бәйрәм. Сез медкомиссия узып, сәламәт һәм Ватанны лаеклы саклаучылар булып танылдыгыз. Ә бу - сезне үстергән һәм тәрбияләгән ата-аналарыгыз өчен горурлык. Шуңа күрә аларның ышанычын Россия армиясе сафларында яхшы хезмәт итүебез белән аклагыз, әтиләрегез һәм бабаларыгыз йөзенә тап төшермәгез!

Район мәдәният йортында матур концерттан соң призывниклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев