Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алтын көздә күңелле сәяхәт

Табигатьтә үзенең бар асыл сыйфатларын күрсәтеп көз хәкимлек итә. Быелгы көз бигрәк тә җылы һәм мул килде.

Көзнең матурлыгы шәһәрләргә  балаларын озатып, бушап калган авылга сагышланырга ирек куймый. Пенсия яшендәге авыл мәш килеп эш белән мәшгуль. Инде менә “икенче икмәк” тә җыелды. Авыл халкының әкеренләп эше кимеде. Нәкъ менә шул матур да, моңсу да вакытта хөкүмәт бер бәйрәм уйлап чыгарды бит.

 

“Олылар көне” – күп авырлыклар күреп, хезмәттә чыныккан буын, үзләренең гомер көзендә бер көннең үзләренә багышлануына бик лаек, әлбәттә, – дип башлаган үзенең редакциягә юллаган хатын туган як музее директоры

Лилия Зарипова.
– Тик бу бәйрәмнең ничек үткәрелүе җитәкчеләр кулында, кем ничек оештыра ала. Ә менә безнең авылдашыбыз Гөлнур Таһир кызы бу миссияне башлап та җибәрде инде. 19 сентябрь көнне Зур Тигәнәле җирлегеннән 18 хатын-кызга Кәрим Тинчурин театрына “Гомер буе көтәм” спектаклен карарга барырга мөмкинчелек тудырды.

 

Иртән сәгать 8 дә “Эдем”автобусы мәдәният йорты каршында иде инде. Без, бер төркем   апалар,  балаларча куанып, олы юлга кузгалдык. Әле безне юлда тагын бер сюрприз көткән икән. Саескан тавы  ягындагы кафега алып барып туктаткач, аптырап калдык, шофер: – барыгыз, сезне чәйгә чакырдылар! –ди. 

 

Кафедагы сый-хөрмәтле табын янына утырып, Гөлсирә апа Хәмитшина чын күңелдән коръән аятьләре укыды, ил-көннәребезнең тынычлыгын, Гөлнур Таһир кызының һәм аның хезмәткәрләренең исәнлекләрен теләп догалар кылдык.

 


Сәяхәтебезне Казан каласында  китап кибетләрендә, сәүдә үзәкләрендә дәвам иттек, ә кичен искиткеч мәгънәле, тормышчан спектакль карадык.     Олылар көненә багышланган шундый күңелле сәяхәтне оештырган өчен ветераннар советы рәисе Гөлсирә Сәгыйрь кызына ихластан рәхмәт әйтәбез. Спектакльне телевизордан да карап була, ә менә бергә күмәкләшеп барып кайтуы да үзе бер күңелле бәйрәм.

 

Ә бу сәяхәтне үз өстенә алып, зур хөрмәт күрсәткән өчен Гөлнур Таһир кызы Сафинага  чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исән-сау булып, озын-озак хезмәт итсен һәм хезмәтенең уңышларына куанып яшәсен.  Кылган изгелеге үзенә  унлата кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев