Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Андый кешеләрне сакларга кирәк”

Күптән түгел район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Лариса Белова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны, күп балалы ана, районыбызның Войкино авылы кешесе Костина Екатерина Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы...

Екатерина Михайловна күп балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә, шулай итеп әти-әнисенә кечкенә энеләрен һәм сеңелләрен үстерергә булыша. Ябык кына, чандыр гына кыз бала, барлык крестьян гаиләләрендәге балалар кебек үк, күп эшли.
Үз авылларындагы мәктәпкә йөреп, дүрт сыйныф тәмамлый. 13 яшеннән өлкәннәр белән бергә печән чаба, аны җыя, эскертләргә сала. Үгез җигеп, берүзе урып-җыю башланганнан алып, кара көзгә кадәр ашлык ташый.Кыш ахырында, иртә язда чана тартып, Мурзихага орлыклык ашлык ташырга туры килә.
1945 елның урталарында Спас районының Баламер авылына Казан шәһәренең икенче заводыннан басуда эшләргә җибәрелә, анда Екатерина Михайловна кәбестә утырта, эшкәртә, тозлый, печән чаба, аны җыеп ала. Авыр елларга да карамастан, ул утлы елларга кадәр һәм аннан соң үзендә күңел күтәренкелеген һәм тормышка мәхәббәтен саклап кала.
Сугыштан соң 1947 елдан 1948 елга кадәр Екатерина Михайловна Тельман районы мәктәбендә умартачылыкка укый. 1949 елда Караваево умарталыгында практика уза. 1950 елда Войкино авылына сугыштан кайткан Николай Михайлович Костинга кияүгә чыга. Войкинода умарталыкны тулысынча үз кулына ала, анда сигез ел эшли.
Бер үк вакытта эшли дә, дүрт ул да тәрбияли. Соңрак ул аш пешерүче булып та, бозау караучы булып та хезмәт куя, ындыр табагында ашлыгын да эшкәртә һәм басуларда чүп үләннәрне дә утый. Өйдәге бөтен эш аның өстендә, чөнки ире җәен - комбайнда, кышын тракторчы булып эшли. Екатерина Михайловнаның бер улы инвалид була, аны махсус мәктәптә укыталар.
Өч улы да армиядә лаеклы хезмәт итә, берсе әфган сугышында катнаша. Үрнәк гаилә башлыклары, барысы да Казанда яши. Екатерина Михайловнаның биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ул шат күңелле, хезмәт сөючән, чиста-пөхтә әби, тәмле бөккәннәр пешерүче.
Авылдагы, райондагы бөтен вакыйгаларны белеп тора, район газетасын һәрдаим укып бара, телевизор карый. Бөтен танышлары аны ярдәмчел, яхшы күңелле һәм акыллы кеше буларак беләләр. Екатерина Михайловна турында Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова менә нәрсә ди: «Ярый әле янәшәбездә менә шундый үрнәк алырлык, горурланырлык кешеләр яши. Андый кешеләрне сакларга кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев