Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Антонина Сергееваның ана булу һәм һөнәри талантлары

Яңа ел алдыннан искиткеч хатын-кыз, республиканың атказанган икътисадчысы Сергеева Антонина Николаевна үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Бобровлар гаиләсендә кышкы салкын көндә, Яңа елга санаулы көннәр генә калып барганда - 20 декабрьдә нәни кызчык дөньяга килә. Ул үзенең тууы белән бәйрәм алдыннан әти-әнисенә менә шундый үзенә бертөрле бүләк ясый. Антонина Николаевна гади крестьян гаиләсендә туа. Әнисе Пелагея белән әтисе Николай үз кызларын бик яраталар, ул имин һәм үзара аңлашып яши торган тату гаиләдә үсә. Кечкенә Тоня турында күбрәк әбисе Лоскутова Агриппина Васильевна кайгырта. Яраткан оныкасында хезмәт сөючәнлек, тырышлык, пөхтәлек, җаваплылык, ә иң мөһиме - кешеләргә хөрмәт кебек сыйфатларны тәрбияләп, аңа какшамас нигезне нәкъ менә ул сала. Антонинага 2 яшь ярым булганда, армиядә хезмәт итеп, әтисе кайта. Күп тә үтми, туендыручы колхозга эшкә урнаша. Күпмедер вакыттан соң бу бәхетле гаиләгә язмыш икенче кыз бала - Таисияне бүләк итә. Бер минутта кечкенә Тоня апа була һәм сеңелесе өчен җаваплылыкны лаеклы кабул итә, аның нянясына әйләнә. Ул кызчыкны кулына алып, тынычландыра ала. Киләчәктә әти-әнисенә кечкенә уллары Александрны тәрбияләргә дә булыша башлый.


Аннары мәктәп, шуннан соң институт. Әйтергә кирәк, Антонина Николаевна мәктәп эскәмиясендә үк барлыкка килгән дустанә мөнәсәбәтләрнең кадерен белә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Анда белгечлек алып чыга, икътисадчы һөнәре аның киләчәктәге бөтен тормыш юлын билгели. Хезмәт сөючән, сүзендә нык торучан, бөтен яңалыкны белергә омтылучан Тоня Бутлеров исемендәге совхозга үз белгечлеге буенча эшкә килә. Анда ул булачак ире Николай белән таныша. Әлбәттә, шул вакытта ул, өч кызның анасы булырмын, дип башына да китерми. Берәр ел аерма белән Сергеевлар гаиләсендә Татьяна белән Елена, ә аннары Ольга дөньяга килә. Нәфис хатын-кызга балалар үстерергә, өй эшләрен башкарырга һәм эшләргә җиңел булдымы икән? Мөгаен, юктыр. Ләкин Антонина Николаевна 30 елдан артык бергә яшәгән ире белән бөтен кыенлыкларны да, шатлык-кайгыларны да бүлешеп, бар нәрсәне лаеклы башкара. 1983 елда Антонина Николаевна авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-икътисад бүлегендә эшли башлый. Эшләү елларында аның күзләре, йөрәге һәм куллары аша күпме саннар, даталар һәм вакыйгалар уза. Гадәттән тыш төгәллеге, җаваплылыгы һәм алдан күрә алучанлыгы аны һәрвакыт башкалардан аерып тора.

Антонина Николаевна гади икътисадчыдан башлап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге начальнигына кадәр зур юл үтә. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма. Һәркем моның белән мактана алмый. Бу үз һөнәреңә чиксез бирелгәнлек турында сөйли.

Антонина Николаевна "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашканы өчен" исемле күкрәккә тага торган билге, күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул республика җитәкчелеге тарафыннан да таныла: аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Ә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән аңа "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән исем бирелә.


Антонина Николаевна -ана булу һәм һөнәренә мәхәббәтне бергә алып барган хатын-кыз үрнәге. Хәзер ул яраткан оныклары Юлия, Александр, Всеволод һәм Иринаны яратучы әби. Акыллы сүзе һәм киңәше белән авыр минутларда ярдәм итә алучы ана. Ул гомерен багышлаган кызларының аңа карата чиксез мәхәббәтләре турында сөйләп торуның кирәге бармы икән? Бәйрәме алдыннан Антонина Николаевнаның бөтен гаиләсе аны юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аңа нык сәламәтлек, гел яшь булып калуын һәм үзе белән килешеп яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев