Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Атлап кердек белем иленә

Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче...

Кемдәдер каникул бетү депрессиясе бүген, ә кемнеңдер яңа адым алдында тору шатлыгы. Ә сез беренче сентябрьләрегезне хәтерлисезме? Сөйләгез әле. Сүз респондентларыбызга.

Зәки Нәбиуллин:

- Зур Тигәнәле авылының дүртъеллык башлангыч мәктәбе җидееллык мәктәптән аерым, манарасы киселгән "Морза" мәчете бинасында урнашкан иде.

Мин 1 сыйныфка җиде яшь тулмау сәбәпле, үземнең яшьтәшләремнән бер елга соңрак бардым. Беренче укытучым Галия апа Гарифуллина, ә мәктәп директорыбыз Нәби абый Хафизов иде.

Классыбызда төрле яшьтәге балалар укыды: ике-өч яшькә олыраклар да, бер-ике яшькә кечерәкләр дә бар иде. Ул вакытта, гомумән, сугыш афәте-фаҗигасе дөньяның астын-өскә китереп, ач-ялангач калдырды. Шуның нәтиҗәсендә кайбер балалар, кияргә кием, ашарга ризыклары булмау сәбәпле мәктәпкә начар йөриләр иде һәм шуңа да кайсылары классларында икенче елга "утырып" кала, ә кайберәүләре укуларын бөтенләй ташлыйлар иде. Уку мәҗбүри булса да кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнгән иде шул. Укытучылар һәм дирекция мондый хәлне (мохтаҗлыкны) аңлыйлар иде. Шуңа да дәресләр калдыру, укуны ташлау кебек күренешләргә чик куя алмаганнардыр да. Укулар башлангач та без гел парта янында утырып дәресләр белән генә шөгыльләнә алмый идек, чөнки колхоз кырларында уңыш җыю бара, һәм шунда безне дә башак җыярга яки бәрәңге чүпләргә алып чыгалар иде. Ә үзебезнең бакчада бәрәңге алганда укытучы ападан сорап кала идек, сүз әйтмиләр иде. Хөрмәтле газета укучылар! Бу гел зарлана, дип уйламагыз, бу бит дөрестән дә шулай, ачы хакыйкать-чынбарлык иде. Әйе, безгә авыр заманнар кичерергә туры килде, ләкин без бирешмәдек, тырыштык, дөрес юлдан бардык һәм халкыбызга хезмәт иттек. Ә хәзерге заман балаларына теләгем һәм киңәшем шул: тырышып укырга кирәк, хәзер моның өчен бөтен мөмкинлек бар, теләк кенә кирәк, һәм шул уңайдан Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең хәдисен исегезгә төшерәм. Ул: "Укырга, укырга вә укырга!" дип әйтеп калдырган.

Гөлнур Ситдыйкова:

- Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнемә 57 ел вакыт үтеп тә киткән бит, әй! Аз да түгел, күп тә түгел... ә шулай да күңелдә матур хатирәләрнең берсе булып уелып калган ул балачак бәйрәмнәремнең тәүгесе, алдагы гомер бәйрәмнәремнең чишмә башы.

Хәтеремдә, кояшлы матур сентябрь иртәсендә, яшем җитеп бетмәсә дә, күрше кызларына ияреп, Биләр районының Иске Әдәмсуы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бардым. Күкрәгендәге медальләрен ялтыратып, елмаеп Әсхәт абый Гатин каршы алды. Кайтарып җибәрмәде ул мине. Күңеле басылганчы йөрсен дигәндер инде, законлы укучы буларак парта арасына кереп утырдым. Ул мәктәпкә әзерләнү үзе бер ләззәтле мизгелләр булгандыр. Мәктәп формасын ничә кабат киеп караганмындыр. Бүгенгедәй күз алдымда: ике чәч толымымда ак, атлас тасмалар, аягымда ак носки белән зәңгәр төстәге туфлиләр. Ә портфелемдә өр-яңа китаплар. Ул китапларга сөенгәнем! Хәтта аларның исләре дә онытылмаган төсле. Бик кадерле иде шул алар безгә! Ручка, корыч каләм, кара савыты - һәммәсе дә күз алдымда! Кайчагында бармаклар язу карасына буялып бетәләр иде. Һәр хәрефнең басымлы язу үзенчәлеге бар иде. Ә матур язу дәресләре язу камиллеген формалаштыруда мөһим роль уйнадылар.

Беренче сыйныф, беренче укытучым Абруй апа! Иң татлы хатирәләрем алар белән бәйле. Нәкъ менә Абруй Галләм кызы мәктәп дигән изге йортка мәңгелек мәхәббәт уяткандыр, күрәсең.

Язмыш мине мәктәп сукмагыннан читкә җибәрмәде. Укытучы буларак әле тагы 45 уку елының беренче кыңгырау бәйрәмен тормышымның аерылгысыз өлешенә әйләнгән Кыр Шунталысы мәктәбендә яраткан укучыларым белән каршылау бәхетен насыйп итте миңа Аллаһы Тәгалә, шуңа да язмышыма мин бик рәхмәтлемен.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ата-аналар, кадерле укучылар, сезне Белем бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Һәр иртәдә шатланып, белем өстәргә мәктәпкә бару һәм укудагы уңышларыгыз белән һәр көнне укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне сөендерү бәхете насыйп булсын һәрберегезгә.

Хәерле сәгатьтә ! Изге белем иленә хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев