Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылдашларым батырлыгы мәңгелек

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. "Гомердә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти"дип әйтә алмаган балалар хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, хәзер ветераннарыбыз саны да елдан-ел сирәгәя бара.

Безнең авылда менә алар - Курмаев Гомәр Миңгәрәй улы, Фәтхетдинов Зөфәр Тәхау улы, Кәримов Шәрифулла Габделвәли улы, Гаффаров Нәбиулла Сабир улы, Бакиров Кадыйр Галимҗан улы.

Мөгаен, һәркем дә сугышның ничек булганын, әби-бабайларының ничек җәфа чиккәнен, үткән тарихын белергә телидер. Әби-бабаларыгыздан гаиләгез тарихын, нәселегез турында сөйләтеп калырга онытмагыз. Бу изге ядкарь безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар эшләгән Чәпчәков Тәлгат Вәгыйз улының 15 апрельдә туган көне иде. Сине бүген, Тәлгат абый, авылдашларың олы ихтирам белән искә ала. Мин дә "Күңелләрдә моң ята" исемле конкурста катнашып, җизнәм турында яздым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев