Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бакчачы мәшәкатьләре

Кыш та узып бара, кар-бураннары белән февраль ае да килеп җитте. Хач ману суыкларыннан соң бераз йомшартып җибәрде. 15ләрендә - борыч, март аенда помидор утырту вакыты җитәчәк. Шул хакта мин һәвәскәр бакчачы, Алексеевскида яшәүче Зәки абый Нәбиуллин белән бераз әңгәмә корып алырга булдым.

- Зәки абый, сез, беләм, борычны иртә - февраль урталарында чәчәсез, ә менә помидорны ел саен март уртасында гына чәчсәгез дә, кып-кызыл, зуп-зур помидорларыгыз бөтен кешенекеннән алдарак өлгерә. Кайдан чәчәк ата да ул, кайчан җимешләрен бирә һәм кызара соң? Шул серне безгә дә чишеп бирегез әле.
- Әйе, бу хакта минем үземнән дә еш сорыйлар. Бу сорауның җавабын, безнеңчә, берничә фактор, ягъни шарт билгели. Беренчедән, без киләсе елда яхшы уңыш алу өчен кайбер эшләрне көздән эшләп куябыз. Мәсәлән, киләсе ел уңышының төп нигезен, ягъни орлыкларын үзебез ясыйбыз, аларны беренче өлгергән, яхшы, тәмле сортлардан алабыз, исемнәрен язып, киптереп, кәгазь пакетларда саклыйбыз. Ә базар һәм кибет орлыкларына килгәндә, алар бик ышанычлы түгел: я ялган, я ясалма булалар. Шуңа күрә дә үзеңнең сыналган сортларыңнан орлык алу күпкә отышлырак һәм файдалырак. Бер-ике еллык орлыклар яхшы чыгышлы һәм сыйфатлы булалар. Без сирәк кенә кибет орлыкларын сынап карау өчен генә алабыз.
Икенчедән, яхшы уңыш алуның икенче нигезе - туфрак. Яшелчәләрне яхшы уңдырышлы туфракта үстерергә кирәк. Үрентеләрне үстерү өчен без туфракны болай әзерлибез. Көз көне, җирләр туңганчы урман туфрагы алып кайтабыз, ул үрентеләр өчен идеаль мохит. Һәм шулай ук үзебезнең бакчадан да (яхшырак җиреннән) алып калдырабыз. Туфрак бик вакланган, ягъни тузан кебек ярамый, ул бик утыра, тыгызлана һәм тамырларга һава үтеп керә алмый, үсемлек начар үсә. Туфракның ярмалы структуралы булуы яхшы. Аннары су буеннан елга комы да алып кайтабыз, ул эре, чиста булырга тиеш. Андый ком туфракны катырмый - таралып тора. Ә башка төрле вак комнар балчыклы була һәм туфракны катыра гына. Әгәр эре ком булмаса, нинди бар- шуны чиләктә берничә тапкыр болгатып юарга кирәк, һәм су балчыкны изрәтеп юып төшерә, ә чиста ком кала. Әле тагын мунча миченнән утын көле дә алабыз. Көл ул - калий, үсемлекләр өчен бик кирәкле ашлама һәм туфракны да зарарсызландыра.
Без үрентеләр һәм башка яшелчә-җиләк-җимешләр, шулай ук бәрәңге өчен дә бакчабызда химик ашламалар кулланмыйбыз, чөнки алар үстергән әйберләрнең тәмен боза - тәмсезләтә, ә бераз чама белән үзебез ясаган чиста черемәне куллану дөрес, дип саныйбыз, ул үсемлекләргә дә файдалы, үстергән әйберләрнең тәмен дә бозмый. Шулай ук черемәнең дә артыгы ярамый, һәр эштә чама кирәк.
Өченче шарт - чәчү һәм утырту срокларын белү. Мәсәлән, татлы борыч өчен февраль урталары булса, помидор өчен ул - март урталары. Ә кайсы числода, нинди көнне, нинди эш башкарырга икәнлеген без "Ай календаре"ннан беләбез һәм шуңа таянып эш итәбез. Анда кайчан нәрсә эшләргә ярый торган "уңай" көн һәм ярамый торган - уңай түгел көн күрсәтелә. Чөнки тереклек дөньясына, гомумән, табигатькә айның тәэсире бик көчле.
- Чәчү вакыты җиткәч, туфракны ничек әзерлисез?
- Көздән әзерләп калдырган туфракны өйгә кертеп җылы урында эретәбез, аннары урманныкы белән бакчаныкын бермә-бер кушабыз, шуңа елга комы (якынча бер чиләккә 5-6 стакан) һәм утын көле (бер чиләккә 2-3 стакан) кушып, барын бергә бутыйбыз һәм иләк, сетка аша чыгарабыз. Иләкнең тишек-ярыклары якынча борчак яки бодай сыярлык булырга тиеш. Иләк өстендә төрле чүп-чар, таш-пыяла ватыклары, суалчан һәм башка төрле бөҗәкләр аерылып кала. Ә алар үсемлекләрнең тамырын зарарлый, ул хәлсезләнә, начар үсә, я юкка чыга.
Чәчәргә уңай көнне билгеләгәч, әзерләнгән туфракны махсус пластмасса тартмаларга тутырабыз һәм тигезләп орлыкларны шунда сибәбез, аннары араларын якынча берәр сантиметр калдырып пинцет белән төзәтеп чыгабыз. Шул чәчкән орлыклар өстенә 1-2 см калынлыгында туфрак өстәп тигезлибез һәм "груша" белән чәчкән орлыкларны яхшылап чылатырлык итеп, аз-азлап кына җылы, марганцовкалы (алсу төстә) су сибәбез. Марганцовка туфракны да, чәчкән орлыкларны да дезинфекцияли, ягъни зарарсызландыра һәм ул ашлама буларак та файдалы. Тартмаларга чәчкән орлыкларның исемнәрен язып, капкачлары белән яки 1-2 катлы пленка белән җылы саклансын һәм туфракның өсте кипмәсен өчен каплап, җылы урынга куябыз һәм бөтен җире дә тигез җылынсын өчен тартмаларның урыннарын тәүлеккә ике тапкыр алмаштырабыз. 1-2 көннән кабат су сибәбез һәм 3-4 көннән помидорларыбыз шытып чыга башлый. Барысы да чыгып беткәнне көтмичә, тартманың капкачын ачып, чыкмаган җиренә кипмәсен өчен пленка каплап, салкынча һәм кояш төшә торган тәрәзә төбенә куябыз. Шулай итмәсәң, үрентеләр артык озын булып үсеп китәләр, бу инде ярамый торган хәл. Тагын бер шушындый ярамый торган нәрсә бар. Орлыклар шытып чыгар алдыннан барысы бергә өсләрендәге туфракны күтәрүләре мөмкин. Ул күтәрелеп-кабарып торган җирне су сибеп урынына төшерергә кирәк. Әгәр дә шулай эшләмәсәң, шул күтәрелгән туфракка терәлеп, орлыклар җирне тишеп чыга алмый торалар, ә сабаклары исә хасил булган бушлыкта кәкре-бөкре һәм нәзек озын булып үсеп яталар. Андыйларны йолкып ташларга гына кала. Аннары, шытып чыгып үсә башлаганда кайберләренең очында орлыкларның кабыгы ябышып кала һәм ул яфракларга үсәргә комачаулый. Аларны чылатып (су сипкәннән соң), кул яки пинцет белән сакланып кына алырга кирәк. Үсентеләр барысы да чыгып беткәч, аларны бераз сирәкләргә кирәк, чөнки без орлыкларны чәчкәндә куерак чәчәбез: яхшыларын калдырып, начарларын, ягъни соңга калып чыкканнарын, вак-кечкенәләрен, зәгыйфьләрен һәм бик нәзек, озын булып үскәннәрен йолкып алабыз. Ә тартмаларны тәрәзә төбендә тәүлеккә 1-2 тапкыр борып куябыз, үрентеләр тигез һәм төз үссеннәр өчен. Әгәр дә үсентеләр бик куе күренсәләр, берничә көннән, жәлләсәк тә, аларны тагын бер тапкыр йолкып-сирәкләп чыгабыз.
Шуннан соң бер-ике атнадан үсентеләрнең 3-4нче чын яфраклары чыккач, аларны башка тартмага күчереп утыртырга кирәк. Күчерер алдыннан үрентеләргә су сибәбез, алар суга туенып калмаган булсалар, күчергәндә шиңәчәкләр. Туфракны шундый ук алабыз. Карандаш калынлыгындагы чыбыкча белән туфракка тишек-тошыклар ясыйбыз һәм үрентене, үскән җиреннән отвертка белән чокып алып, шул ясаган чокырчыкка утыртабыз һәм тирә-ягын бераз тыгызлыйбыз. Үрентеләрнең аралары 3-4 см була.
Су сибүне озакка калдырырга ярамый, 9-10 төп утырткач та, "груша" белән өйдә җылынган суны үрентеләр төбенә бераз сибәбез. Аннары инде барын да утыртып бетергәч, бөтен җиренә дә су сибәбез. Артык күп сипсәң, туфрак бик нык йомшарып изри һәм ул кибеп катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, үрентеләрнең төбе кипкәч кенә сибәргә кирәк. Әгәр дә инде үрентеләр буйга бик үсә башласалар, суны алар шиңә башлаганда гына сибәбез. Тәрәзә төбендә кояш бик нык кыздырса, тәрәзәне ак, юка пәрдәләр белән каплыйбыз.
Үрентеләрне тышка кайчан чыгарасыз?
- Апрель аенда җылы көннәрдә үрентеләрне баштан верандага гына, аннары бакчага, пленка астына чыгарабыз. Көн эссе булса, җилләтү өчен пленканың бер башын ачып куябыз яки кояш үрентеләрне көйдермәсен өчен пленка өстен берәр нәрсә белән каплыйбыз. Кичкә аларны верандага яки өйгә кертәбез. Төннәрен кыраулар булмаганда өсләрен каплап пленка астында да калдырабыз. Бу үсентеләр шулай чыныгалар.
Аннары инде майның беренче көннәрендә помидор үрентеләрен парникка күчереп утыртабыз, алар инде якынча 15 см озынлыкта, матур һәм көр булалар. Парникның туфрагы шулай ук черемә, елга комы һәм көл кушып эшкәртелгән була. Үрентеләрне бу юлы да, күчергәнче су сибеп туендырабыз. Араларын 6-8 см калдырып утыртабыз һәм лейка белән су сибәбез. Өстен пленка белән, ә төнгә җылы әйберләр белән каплыйбыз. Һәм шул ук вакытта без аерым бер җиргә алданрак өлгерә торган сортлардан бер өлешен алып, түтәл кебек ике рәт ясап (аралары 30 см) бакчага утыртабыз иртәрәк өлгертү өчен. Шунда калын тимерчыбыктан ясаган дугалар кадап куябыз һәм пленка белән 2-3 кат каплыйбыз. Пленка астында җылы һәм язгы кыраулар да тими, яхшы үсәләр, матур чәчәк атып, тәмле "җимеш"ләр үстерәләр һәм ике атнага алданрак безне һәм балаларыбызны сөендерәләр.
- Парникта үсентеләрне озак тотасызмы соң?
- Без аларны парникта тәрбияләп кенә май ахырлары, июнь башларына кадәр үстерәбез. Зурлар, матурлар, 25-30 см булып үсәләр, ә сабаклары бармак калынлык, таза һәм күбесе чәчәктә була. Менә шуларны инде парниктан бакчага, ачык грунтка утыртабыз һәм таяклар кадап, шуларга бәйләп куябыз. Яхшы үсәләр, уңышы да көзгә кадәр җыеп бетергесез була: үзебезгә дә, балаларга, туганнарга, күршеләргә һәм таныш-белешләргә дә җитә. Үрентеләрен сорап килүчеләр күп була.
Әңгәмәдәш - Әлфия Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев