Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балалар белән уртак тел табучы мөгаллимә

Укытучы… Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемегез алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт… сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сезне әниләр белән тиңлиләр.

Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши ул. Редакциягә шундый укытучыларның берсе - Урманасты Шунталысы мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Нәзирә Хәсән кызы Миндубаева турында әлеге мәктәп укытучылары үз фикерләрен әйтеп хат язганнар.

Илкәй Вәлиева, мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

- Урманасты Шунталысы мәктәбендә күп еллар хезмәт куючы, үзенең тырышлыгы белән аерылып торучы тәҗрибәле укытучы Нәзирә Хәсән кызы 20 октябрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләп булыр иде. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә.

Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.

Районыбызның матур табигатьле Урманасты Шунталысы авылында туып үскән Миндубаева Нәзирә Хәсән кызын да бала вакыттан ук әлеге мактаулы һөнәр кызыксындыра. Ул һич икеләнүсез укытучы һөнәрен сайлый. Нәзирә апа - мәктәбебезнең милләт сакчысы.

Татар теле һәм әдәбияте укытучысы буларак, үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Татар теле һәм әдәбияте дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү - милләтне саклау ул. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле була. Әлеге фикерләр - Нәзирә Хәсән кызы эшчәнлегенең төп максаты.

Табигать биргән көчле омтылышы, кешеләр һәм балалар белән уртак тел таба алуы аңа мактаулы хезмәтендә эшләргә ярдәм итә. Хезмәттәшебезнең район олимпиадаларында призлы урыннарны алучылары да шактый; төрле бәйге, конкурсларга да җиңүчеләрне күпләп әзерли ул. Аның төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре генә дә бер кочак булыр. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетү әлеге кәгазьләрдән дә шатлыклырак түгелме укытучы өчен?!

Нәзирә апа ничә еллар инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы өч дистә елдан артык вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит.

Табигатьтә алтын көз хакимлек иткән бай вакытта дөньяга аваз салган укытучы сокланырлык эшләр эшләгән, аны киләчәктә тагын да зурраклары көтә. Нәзирә апа ! Без Сезне олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Гомер теземнәрегезгә киләчәктә дә бары тик матур мизгелләр генә өстәлсен, тормышыгыз тигезлектә, муллыкта үтсен.

Мизгелләрдә кала 0синең гомер.

Һәр мизгелнең үзенең балкышы!

Уңышлыклар, бәхет, сөенечләр -

Мизгелләрдә тапкан табышың.

Табышларың аша килгән бәхет

Җырдагыча булсын гомерле.

Сәламәт бул, тулы бәхет өчен

Иң мөһиме шушы түгелме?!

Энҗе Галиева, башлангыч сыйныфлар укытучысы:

- Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына, мин яшим, дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә.

Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын-кыз бу чорда алдын-артын уйлап, акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп, бер кат кисә.

Нәзирә апа! Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Сезнең күзләрегездә - беркайчан да сүнми торган яктылык нуры, сезнең йөрәкләрегездә - йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут, сезнең кулларыгыз да ана куллары кебек йомшак, сүзләрегез дә назлы, ягымлы. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.

Гүзәлия Мәхмүтова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:

- Менә инде 30 ел Нәзирә Хәсән кызы белән бергә бик дус,тату эшләп киләбез. Аның төп максаты - татар теле фәне аша үз ана телебезне, кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, грамоталы, белемле шәхесләр чыгару.

Ул тормыш иптәше Илгизгә - тугры хатын, өч улына - сабыр, йомшак сүзле кайгыртучан әни, ике килененә - ягымлы киңәшче, балаларының балаларына - яраткан дәү әниләре, туганнарына - ачык йөзле хуҗабикә.

Нәзирә! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Рәхимбай Мәткәримов, информатика һәм технология укытучысы:

  • Мин Нәзирәне мәктәптә эшли башлаганнан бирле беләм. Ул бик тәртипле, үз укучыларына карата таләпчән. Коллективта да олыны - олы, кечене кече итә белгәнгә күрә ничә еллар инде профсоюз комитеты җитәкчесе дә.
  • Хөрмәтле Нәзирә ханым, сине олы юбилеең белән чын калебемнән котлыйм! Сиңа киләчәктә хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр телим. Яшь чагыңда яшьләргә үрнәк булдың, инде олыгайган көннәреңдә дә олыларга үрнәк булып, Илгизең белән ак әби-ак бабай булып, озак еллар онык-оныкчыкларыгызның шатлыкларына куанып, рәхәтләрен күреп яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев