Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балалар Коръән укый

Ноябрь башында Чистайда 150ләп бала катнашында Коръәнне матур, дөрес итеп уку һәм яттан сөйләү буенча конкурсның төбәк өлеше үткәрелде. Анда районыбыз данын сигез бала яклады.

Конкурсны Чистай шәһәре мөхтәсибәте "Яшьләр үзәге" муниципаль бюджет оешмасы белән бергәләп оештырды, әлеге бәйгедә Чистай, Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спасс, Әлки районнары балалары катнашты.

Чараның мактаулы кунаклары: Коръән уку буенча бөтендөнья оешма вәкиле Мисырдан Шейх Хәсән Һади, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Әбдүррәшит Фәизов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Коръән уку бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбарәков Булат, Чистай шәһәренең белем бирү бүлеге урынбасары -Ксенофонтов Михаил Иванович һәм Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов иде.

-Конкурс берничә өлештән торды. 3-6 яшьлекләр берәр сүрәне укыса, 7-10 яшьлекләрнең 7 сүрә белүләре, 15 яшькә кадәргеләрнең ярты яки тулы җүзне белүләре тикшерелде. Районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков газетабызга хәбәр иткәнчә 3-6 яшьлек балалар арасында 3 урынны безнең районнан Рәсүл Ибраһимов алган, ул Кыр Шунталысы балалар бакчасына йөри, 7-10 яшьлекләр арасында 2 урынны бистәбезнең 4нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Раилә Нуруллина яулаган, 10-15 яшькә кадәр һәм ярты җүз һәм аннан да күбрәк Коръәнне яттан белүче балалар арасында бистәнең 3нче мәктәбе укучысы Әминә Нуруллина 3нче мактаулы урынга лаек булган. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Районыбыз намусын якларга шулай ук: Назлыгөл Камалова, Камилә Хәсәншина, Мәрьям белән Мәликә Ибраһимовалар, Җәмилә Нуруллина да барды, алар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Балаларны Коръән хафизлар, дин белгечләре бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев