Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балаларының яратуын тоеп

2017 елның 14 декабрендә район ветераннар советы рәисе Е. Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л. Белова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Әшнәк авылы кешесе Вәлиуллина Мәрьям Хәбибулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан...

Мәрьям Хәбибулла кызы бала чагыннан ук, яшьтәшләре кебек үк, төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Сугыш елларында урман кисә, бик күп кайгы һәм авырлыклар күрә. Сугыш һәм сугыштан соңгы ачлык елларының барлык кыенлыкларын үз башыннан кичерә. Сугыш тәмамланганнан соң Бөек Ватан сугышыннан кайткан Вәлиуллин Мортаза Шәвәли улына кияүгә чыга. Дүрт бала: өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Мәрьям Хәбибулла кызының тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар.


Бүгенге көндә ул балаларының һәм күп санлы туганнарының ихтирамын һәм игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Аны барысы да яраталар, аңа карата мөгамәлә бик әйбәт. Аңа бәхетле гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев