Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Батырлык онытылмый

Һәйкәлләр - халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе. Һәйкәл ачылу - бик зур вакыйга. Шул турыда редакциягә Фидания апа Гафиятова мәкалә язып җибәргән. - Сугыш кайтавазы тынмый - мәңгелек ут, обелисклар, стеллалар, һәйкәлләр булып кайта. 2015 елның 9 маенда авылыбызда ачылган һәйкәл күпләрнең сугыш калдырган яраларын яңартты. Авыл уртасына кайтып...

Һәйкәлләр - халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе. Һәйкәл ачылу - бик зур вакыйга. Шул турыда редакциягә Фидания апа Гафиятова мәкалә язып җибәргән.

- Сугыш кайтавазы тынмый - мәңгелек ут, обелисклар, стеллалар, һәйкәлләр булып кайта. 2015 елның 9 маенда авылыбызда ачылган һәйкәл күпләрнең сугыш калдырган яраларын яңартты. Авыл уртасына кайтып утырган таш сын - солдат әтиләре сугыштан кайтмаган сугыш ятимнәре өчен аеруча кадерле. Гомер буе ишек ачылса, ишектән, капка шыкылдаса, капкадан, басу капкасы буйларыннан әллә ничә еллар буе көткән әти образы бит ул. "Гөрләп үстек туган җиребездә", - дип җырланса да, ятим күз яше ташны тишкән, диләр. Шул ятимнәр арасында гомердә бер тапкыр да әтисен күрмәгән туган абыем Харас, Фәния апа, Динә апа, Тәбринә, Зәйнәп апалар да бар бит әле. Әтиләреннән 9, 7, 2 яшьтә калган әнием Рузалия, Хафиз, Җәүдәт абыйлар, тумыйча да калган Харас абыем өчен бабам Әхмәтҗанов Касыймның сәламе булсын бу шигырь.

Һәйкәл куюның инициаторлары, иганәчеләре Хаматвәлиев Кәлим абый, уллары Илдар белән Ленарга авылдашлар рәхмәтле. Изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!

Исәнмесез, газиз авылдашлар!

Кайттым менә илгә һәйкәл булып.

Яу кырында калган солдатына

Авылым бүген түрдән биргән урын.

Кайттым сезнең янга таш сын булып,

Исән килеш кайтып булмады...

Гомерләрне безнең, яшьлекләрне,

Өметләрне сугыш урлады.

Кургаш ядрә кисте өметләрне,

Киләчәкне өзде бер мизгел.

Их, кайтасы килгән иде илгә,

Үлеп каласыга ...ышанмады күңел

Ничә тапкыр шыксыз үлем белән

Очрашса да, күңел күнмәде.

Их, яшисе иде әле илдә,

Яшәү дигән өмет сүнмәде.

Яшиселәр алда иде әле,

Илдә калды туган сабыйлар.

Без гаепле кебек, кичерегез,

Кичерегез безне, балалар.

Бер мин генә түгел, күбәү калдык,

Җир куены булды ташпулат.

Исән калган солдат ничә җанны,

Куйды бергә әрнеп-сыкрап.

Кәфен булды безгә соры шинель,

Тик җан ашты күккә ак булып.

Тамалмыйча калган күз яшьләрен

Илтә бездән сезгә ак болыт.

Еламадык-йоттык күз яшьләрен,

Еламады солдат, сынмады.

Кайтмый калганнарның балаларын

Чыбыркылап тормыш кыйнады.

Җаннар сизеп ятты - ул ятимнәр

Уфаллага иртә җигелде.

Сыкрап тартты тормыш дилбегәсен

Кан чыкканчы тешләп иренне.

Әти белән үскән яшьтәшләр дә

Нужа белән басты янәшә.

Тик шулай да сугыш афәтенең

Иң ачысы - ятим күз яше.

Толлар еламады - алар түзде,

Әниләр-сез ничек түздегез?!

Җаннарыбыз белән тоеп яттык

Үлгәнче сез безне көттегез!

...Сез көттегез, ә без кайталмадык,

Читтә ята гәүдә ... җитмеш ел .

Һәйкәл булып илгә җаннар кайтты,

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, туган җир!

9 май, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев