Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Батырлыклары мәңге онытылмас

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга Кр.Баран авылы мәдәният йорты хезмәткәре Владимир АНИСИМОВның хатын тәкъдим итәбез. Барыбыз да белгәнчә, бу авылда мәдәни тормыш гөрләп тора.

- Татарстанда шул уңайдан зур чаралар үткәрелде. Сталинград сугышы - Икенче Бөтендөнья сугышында булып узган төп бәрелешләрнең берсе. Ул - Бөек Ватан сугышы барышында борылыш ясаган зур вакыйга.
Сталинград шәһәрендә сугыш 1942 елның 17 июненнән алып 1943 елның 2 февраленә кадәрге вакытны үз эченә ала. Сугыш безнең Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңү белән тәмамлана. Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларын уздыру турындагы Указны Рәсәй Президенты Владимир Путин имзалаган.
Шәһәр эчендәге сугыш 200 көннән артык дәвам итә. 1943 елның 31 гыйнварында немецларның Сталинград фронтының Башкомандующие генерал- фельдмаршал әсирлеккә алына. Шулай ук 300 меңнән артык солдат, офицер һәм генерал кулга алына. Бу уңайдан барлык мәдәният йортларында төрле чаралар уздырылды.
Шулай ук Кр.Баран мәдәният йортында да китапханәче ярдәме белән балалар катнашуында бик эчтәлекле һәм табигый рәвешле декорацияләр белән бәйрәм чарасы оештырылды. Тарихка кереп калган Сталинград сугышында Кызыл Армиянең тарихи җиңү вакыйгасы бүгенге буын балаларының нәни йөрәгендә дә бик мөһим урын алып тора.
Аларның йөзләрендә, һичшиксез, горурлык хисе сизелде. Алар горурланып та, дулкынланып та Сталинград сугышы турында йөрәкне өшетерлек шигырьләр сөйләделәр, сугышка кагылган җырлар, биюләр башкардылар. Соңыннан өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз яшьле күзләре аша Сталинград сугышын искә алу чарасында катнашкан балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бүгенге буын балаларының сугыш вакыйгаларын онытмаулары, ул вакыйгаларга булган хөрмәтләре һәм йөрәк әрнүләре белән беррәттән ил кичергән хәсрәтне төптән аңлаулары - өлкәннәр өчен үзе бер горурлык. Кр.Баран авылыннан да Сталинград сугышында катнашкан ветеран-солдатларыбыз да искә алынды.
Сталинград сугышында яулап алынган җиңү - безнең илдән сугышка дип киткән һәр солдатның батырлыгы һәм кыюлыгы, тылдагыларның бердәмлеге һәм үҗәтлеге, совет кешесенең үз иленә булган тугрылыгы 1941-1945 еллар аралыгында булып узган Бөек Ватан сугышы тарихында мәңге сакланыр һәм йөрәкләрдә мәңге уелып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев