Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән!

Кадерле якташларым! Сезне данлы юбилей - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Шушы истәлекле елда без җиңүчеләр буынының мәңге сүнмәс батырлыгын аерым бер рәхмәт хисләре белән искә алабыз, һәлак булган һәм хәзер дә яшәүче каһарманнарны хөрмәтлибез, күп милләтле халыкның батырлыгына сокланабыз. Илнең хәрби елъязмасында якташларыбыз батырлыгының...

Бүген иң җылы сүзләр сезгә, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Без сезне котлыйбыз һәм Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган сугышчыларыбыз алдында баш иябез. Ветераннарның сафлары елдан-ел сирәгәя бара, фронт дусларыбыз, күңелләрдә якты хатирәләр һәм зур югалту ачысы калдырып, бакыйлыкка күчә. Бүген районыбызда 30 Бөек Ватан сугышы ветераны, 639 тыл хезмәтчәне яши. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, яшьлек рухын саклап калганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайберләрегез әле һаман да яшьләрне хәрби-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, районның җәмәгать тормышында актив катнашуын дәвам иттерә.

Район башлыгы Владимир Козонков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев