Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бердәнберем, газизем - ул минем әнием

Бу якшәмбедә һәркем өчен иң кадерле, иң изге затлар - Әниләр көне. Шулай да бу бәйрәм бөтен кешегә кагыла. Чөнки бөтен кешенең дә әнисе була. Дөньяда әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә якын кеше юк.

Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт.

Г.Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Мәгъсүмовна Кутуева үзенең укучыларына әниләр темасына иншалар язарга өй эше биргән, әйдәгез иншалар белән танышыйк.

Иң кадерле кешем

Илназ Сәйфуллин, 5 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Талия. Ул безнең мәктәптә пешекче булып эшли. Ул бик уңган әни. Ул безнең өчен мәктәптә дә, өйдә дә тәмле ашлар пешерә.

Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур, иң әйбәт кеше. Аның күзләре зәңгәр, үзе сөйкемле, елмаеп кына тора. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерле кешем юк.

Матурлыкны яратучы әнием

Дамир Гатин, 5 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Римма. Ул бик матур һәм яхшы кеше. Әнием бик эшчән. Ул тәмле бәлешләр, коймаклар пешерә.

Әнием табигатьне бик ярата. Ул җиләкләр, гөмбәләр җыярга ярата. Матурлыкны ярата минем әнием. Өйдә дә, бакчада да чәчәкләр үстерә.

Мин әниемне бик яратам һәм аны Әниләр бәйрәме белән котлыйм.

Бергә такыяләр үрәбез

Адилә Мәхмүтова, 5 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Алсу. Ул Алексеевск юл төзү оешмасында эшли. Ул бик булган һәм уңган әни. Безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Тегү һәм бәйләү эшләрен бик яратып башкара.

Әнием табигатьтә булырга ярата. Җәен без әнием белән болыннарга чыгып чәчәк такыялары үрәбез. Кыш көне без әнием белән тимераякта һәм чаңгыда шуарга яратабыз.

Мин әнием белән горурланам. Ул минем иң якын һәм иң яраткан кешем!

Кечкенәләргә татар телен өйрәтә

Фазыл Миңдубаев, 5 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Алсу. Ул балалар бакчасында нәниләргә татар теле укыта. Ул сеңелем белән мине бик ярата, без дә аны яратабыз.

Әнием безгә бик тәмле итеп бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак, мантый пешерә. Минем әнием бик матур. Ул матур табигатьне дә ярата.

Минем җырчы әнием

Эльвина Казилова, 5 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Гөлфәния. Ул минем өчен дөньяда иң матур кеше. Көрән төстәге күзләре һәм чәчләре аңа бик килешеп тора. Әнием бик матур итеп җырлый һәм башкаларны да җырларга өйрәтә. Без әнием белән дуслар. Мин аңа үземнең серләремне сөйли алам. Ул миңа һәрвакыт үзенең киңәшләрен бирә. Әнием миңа гына түгел, башка кешеләргә дә булышырга тырыша.

Мин әниемне бик яратам һәм минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк.

Әнием иманга өйрәтә

Камилә Хәсәншина, 5 сыйныф укучысы:

- Бу дөньяда минем өчен иң кадерле кеше - минем әнием Фалия. Әниемнең күзләреннән һәрвакыт нур һәм ихласлык бөркелә. Әни 22 ел инде Әни вазифасын башкара. Мин- Камилә һәм абыем Илназ - әниемнең яраткан балалары.

Әнием күп төрле тәмле ризыклар пешерә. Ризыклар пешерү серләрен миңа да өйрәтә. Иң мөһиме: әнием мине иманлы булырга өйрәтә.

Минем әнием матурлыкны бик ярата. Шуңа күрә өйне матурлауга да игътибар итә.

Әниебез безне тынычландыра, саклый. Ул безнең өчен акчасын да, вакытын да, көчен дә кызганмый.

Мин әниемне бик яратам, аңа сәламәтлек телим һәм аны беркайчан да рәнҗетмәскә тырышам.

Әнием- бәхетем

Дамир Гыйльманов, 7 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме Венера. Ул балалар бакчасында эшли. Нәниләргә тәмле- тәмле ашлар пешерә. Әнием үзенең эшен бик ярата. Өйдә дә безне бик тәмле ашамлыклар белән сыйлый.

Әнием бик йомшак күңелле. Кайчагында шуклык эшләп, аны борчысам да, ул миңа ачуланмый, гафу итә. Минем әнием яхшыларның яхшысы. Шуңа күрә мин аны бик яратам.

Әниемнең йомшак куллары чәчемнән сыйпаганда, мин бик бәхетле булам.

Алтынсу чәчле әнием

Дамир Хунафиев, 7 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме -Әлфия. Ул бик яхшы, акыллы, игелекле, матур кеше. Әниемнең алтынсу чәчләре, коңгырт кара күзләре миңа бигрәк тә ошый.

Әнием тәмле ашлар пешерә. Ә камыр ризыклары бигрәк тә тәмле була.

Мин әниемне бик яратам, аңа рәхмәт әйтәм.

Дөньядагы иң матур кешем

Рәсим Кәримов, 7 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме - Гөлнур. Гөлдән исем алган әнием - дөньядагы иң матур кеше. Коңгырт-яшькелт күзләре, кап-кара керфекләре, озын чәчләре аны бик матурлыйлар.

Әнием - уңган хуҗабикә. Ул ашарга бик оста пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк ризык юктыр.

Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием дә мине бик ярата, миңа ярдәм итә. Ул башкаларга да булышырга тырыша. Бик күп кешеләр әниемне якын итәләр. Менә нинди ул, минем әнием!

Әниебез - горурлыгыбыз

Линар Гайнуллов, 7 сыйныф укучысы:

- Минем әниемнең исеме -Алия. Минем өчен әнием- иң-иң матур кеше. Коңгырт- кара күзләре, кара кашлары, кыска коңгырт чәчләре әниемне бик яшь, матур итеп күрсәтәләр.

Ул кондитер булып эшли. Әнием төрле тортлар, печеньелар, пирожныйлар һәм кекслар пешерә.

Әнием бик тырыш кеше. Өйне һәрвакытта чиста тота. Ә без сеңелем белән аңа булышабыз, әниебезне шатландырабыз.

Ә кичләрен, гаиләбез белән паркта ял итәбез, саф һава сулыйбыз. Рәхәтләнеп, бер- беребез белән аралашабыз. Әниебезнең шат тавышын ишетү безгә бик рәхәт була. Без аны бик яратабыз, бик саклыйбыз һәм аның белән бик горурланабыз.

Әнием - мәңге сүрелмәс кояшым!

Азалия Әсфәндиярова, 7 сыйныф укучысы:

- Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, якын кеше булса, минем әнием Румия дә минем өчен иң газиз кеше.

Мин үземнең әнием турында язып үтәргә телим. Ул яшькелт күзле, көрән кыска чәчле. Тулы гәүдәсе дә үзенә килешеп тора.

Әнием безгә тәмле- тәмле ризыклар пешерә. Кичен назлап йоклата, иртән кояштан да яктырак булган елмаюы белән назлап уята. Әни булганда, өебез нурлы. Аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием балалар бакчасында эшли. Андагы кечкенә сабыйларны да яратып карый.

Әнием безне, 2 улын һәм бер кызын, һәрчак кайгыртып яши, кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Безнең миһербанлы, акыллы булып үсүебезне, яшәвебезне тели. Әниебезнең йөзеннән елмаю китмәсен иде, киләчәктә без аңа таяныч була алсак иде.

Дөньядагы юлымны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәс кояшым, бердәнберем - әнием минем!

Әниләрнең кадерен белик

Илсаф Зарипов, 7 сыйныф укучысы:

- Минем иң кадерле кешем -ул минем әнием. Дөньяда әнидән дә якынрак кеше юк ул. Мин үз әнием белән горурланам.

Минем әниемнең исеме Гөлназ. Әниемнең елмаеп көлүен, зур коңгырт күзләрен яратам. Ул бик ачык йөзле. Әнием үзенең яшеннән яшьрәк күренә.

Әниемнең яраткан шөгыльләреннән берсе - ашарга пешерү. Ул, тәмле ризыклар пешереп, мине мәктәптән көтеп ала. Аның пешергән ризыклары бик тәмле булып чыга.

Әнием табигатьне бик ярата. Шулай ук без бергәләп пикникка чыгабыз, гаиләбез белән рәхәтләнеп ял итәбез. Һәр атна саен авылга, дәү әни янына кайтабыз. Кунак булабыз, ял итәбез, дәү әнигә дә булышабыз.

Буш вакытларында әни телевизор карап ятмый. Ул аны вакыт әрәм итүгә саный. Буш вакытында әнием газета- журналлар укырга ярата.

Әниебез- бик мәрхәмәтле кеше. Ул безгә авыр вакытларда ярдәм кулын суза.

Мин шулай уйлыйм: әниләребез исән чагында, аларның кадерен белик. Рәхмәт сиңа, әнием, мине тудырып үстергән өчен!

Мин әнинең булышчысы

Рөстәм Якимов, 8 сыйныф укучысы:

- Иң матур, иң назлы кеше ул, минем әнием. Мине ашатты, киендерде, сөйләшергә өйрәтте, яратып үстерде. Әнием мине генә түгел, башка балаларны да бик ярата, чөнки ул балалар бакчасында эшли.

Әнием- бик эшчән кеше. Мине дә кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерде. Шуңа күрә мин өйдә аңа һәрвакыт булышам: тузан суыртам, савыт- сабаларны юам, кечкенә энемне карыйм. Әнием өйдә булмаса, энемне күз алдымнан югалтмыйм. Мин аны ашата да, йоклата да алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев