Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бергә – гомергә

Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә, гаиләнең ныклыгы-хатын-кызда. Әлеге язмам 27 ел бер сукмактан атлаган, бер сынык икмәкне дә бүлешеп капкан икәү -Гөлия һәм Шамил Хәйбуллиннар хакында.

Бүгенге көндә Урта Тигәнәле авылында гомер кичерүче бу парның никахы күкләрдә алар тууга ук язылып куйган була, күрәсең. Бер авылда туып, бер сыйныфта укыйлар, авыл клубындагы кичәләрдә дә һәрвакыт бергә булалар. Яшьлектә бер-берсенә әйтелгән ягымлы сүзләренең, сөю белән төбәлгән карашларының көче еллар үткәч тә саекмаган, тугрылык, сөю-хөрмәт төшенчәләрен бүгенгә кадәр саклый белгәннәр алар.


Мәктәпне тәмамлагач, юллары беразга аерылса да, насыйп ярлар булгач, язмыш кавыштырган үзләрен. 1989 елда матур итеп гаилә корып җибәргәннәр. Тормышларын тагын да ямьләндереп, ике кызлары туа. Шулай итеп, сиздермичә, еллар үтә. Хәзерге вакытта олы кызлары Ландыш бистәбездә гаиләсе белән гомер кичерә, алар ике ул үстерәләр. Кечкенә кызлары Ләйсән Казан шәһәрендә кооператив институтында укый.


Хәзерге вакытта Хәйбуллиннар гаиләсе Урта Тигәнәле авылында Шамил абыйның әти-әнисе белән бик матур гомер кичерәләр.


-Мин эштән кайтканда ашарга пешкән, йорт-җир җыештырылган була. Аларга 80 яшь тулып килсә дә безгә бик булышалар. Мин өйгә кунак кызы кебек кенә кайтам, - ди шатланып Гөлия апа.
Атна саен диярлек туганнары, балалары кайтып йөри.


-Бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә җыелышып бик күңелле уздырабыз, туганнар, дуслар, күршеләр белән бик тату яшибез - ди Шамил абый.


Шушы көннәрдә Шамил абый белән Гөлия апа 50 яшьлек юбилейларын үткәргәннәр. Балалары, оныклары, туганнары бик күп җыелган аларның.


Шушы үткән юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек һәм балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев