Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Без бу, бер Аллам!»

Грек сүзе "hupomeno" сынаулар, кыенлыкларга юлыгу, иза чигү, җәфалану, сабыр итү һәм авырлыкларга түзү дигәнне аңлата. Ул чыдамлык һәм һәртөрле бәлаләрне, кыенлыклар һәм дә барлык хәсрәтне күтәрә алу сәләтен сурәтли". (Тәүрат) Материя һәм простран-ствоның тәртипсез җыел-масыннан, хаостан еланнар сыман күккә сузылган әшәке исле, авыр төтен пәрдәсе. Күңел болгаткыч череп таркалып...

Грек сүзе "hupomeno" сынаулар, кыенлыкларга юлыгу, иза чигү, җәфалану, сабыр итү һәм авырлыкларга түзү дигәнне аңлата. Ул чыдамлык һәм һәртөрле бәлаләрне, кыенлыклар һәм дә барлык хәсрәтне күтәрә алу сәләтен сурәтли".

(Тәүрат)

Материя һәм простран-ствоның тәртипсез җыел-масыннан, хаостан еланнар сыман күккә сузылган әшәке исле, авыр төтен пәрдәсе. Күңел болгаткыч череп таркалып баручы протоплазма исе. Калдык-постык, черек һәм көл өемнәре. Кайчандыр бик кирәкле һәм күңелгә ятышлы әйберләр биредә тәртипсез һәм җыйнаксыз булып таралып яталар һәм шуның белән сәер уңайсызлык тудыралар. Әйтерсең лә, куркыныч төш бу. Дөньяда яшәргә санаулы гына көннәре калган гарип һәм бичара авыру ятагы янындагы сыман. Әлеге күренешне, әйтерсең лә, бирегә ялгышлык белән генә килеп эләккән, төтен пәрдәсе өстендә үзенең киң канатларын иренеп кенә җилпеп, сүзсез талпынган шаркылдавык акчарлак сурәтләп бетерә.
Тынны буучы, сулышны томалаучы агулы парлардан тыш, биредәге кешене аның артында ук билгесезлек, курку хисе сагалый. Әйтерсең лә, сине кыштырдау тавышлары ишетелгән һәм ыгы-зыгылы, эреле-ваклы өемнәр артыннан меңнәрчә усал күзләр күзәтә. Шуңа да моннан тизрәк китәсе, мөмкин кадәр тизрәк качасы килә. Бу-"Каты көнкүреш калдыклары полигоны". Халык телендә-чүплек.
Бирегә кешеләр билгеле бер хаҗәт буенча гына килә: әйтик, коммуналь хезмәттә эшләүчеләр, я булмаса, елына бер тапкыр үз йортында җыелган чүпне түгәр өчен бирегә килгән берәм-сәрәннән кала кем килсен, дип уйларга була кебек. Әмма бу алай түгел икән. Бирегә металл ватыклары һәм башка төрле вак-төяк җыеп тапшыру өчен дә кеше өзелми, ди. Шикле бизнес. Әмма эшләп тора, диләр.
Капкалардан еракта полигон территориясен киртәләп алган, урыны-урыны белән кыйшайган соры бетон плитәләрдән торган дивар аралыгыннан эчкә үтеп кереп була икән. Әллә төзегәндә материалы җитмәгән, әллә бу алдан уйланылган икенче запас керү урыны-белмәссең.
Теге якта, стена буенда ук, бирегә килгән кызыксынучан бәндә шундый ук диярлек, әмма кечкенә генә чүплекне күрәчәк. Әгәр инде тынын кысып, Alfred Danhill яки Hugo Boss суы белән чылатылган яулык аша сулый башлап, берникадәр вакытка тоткарланса, биредәге хаосның ниндидер бер тәртипкә салынган булуын ачыклаячак. "Һөнәри белем"дип өстенә язылган щитлы әрҗә өстәлгә әверелгән, ә аның өстендә тимер капкач белән капланган күрер күзгә аңлаешсыз һәм болганчык сыеклык салынган банка урын алган. Стена буенда ниндидер бер нәрсә корып куелган, фантазияңне җигеп бераз уйлансаң, аның карават кебек бер әйбер икәнен аңлап алырсың. Биредә үк шул ук бетонга бераз кәкрәйтебрәк фигуралы кысалы көзге сөялгән. Андый көзгеләр узган гасырда, ә бәлки аңа кадәрге гасырдадыр модада иде. Эреле-ваклы урындыклар, пычранып беткән кәстрүлләр, төрледән-төрле тартмалар, иске кием-салым һәм әллә нинди детальләр (хәзер нинди механизмнарныкы икәнлеге дә аңлашылмый), бер-ике коляска-берсе бер янга янтайган, икенчесенә түбәләмә чүпрәк-чапрак тутырылган. Соры-коңгырт сасы ис аңкып торган күренешнең гомуми җирлегендә ап-ачык күренеп, ватылмаган-нитмәгән бала уенчыгы ауналып ята.
Ә менә бу урыннарның хуҗабикәсе, дөресрәге, биредә яшәүче Елена Викторовна Романчева үзе дә. Гаҗәпләнмәгез-нәкъ менә бу урында яшәүче. Биредә ул 11 ел гомер кичерә. Сәер капризлыгы аркасында түгел, ә торырга урыны булмаганга. Мондый хәлләрне без мең тапкыр ишеткәнбездер инде. Менә бусы мең дә беренчесе!
Төтен пәрдәсе аша кеше шәүләсе чалымлана. Кинәт исеп куйган җил тыгыз пәрдәне пычрак кисәкләргә актарып ташлый һәм моның таякка таянган хатын-кыз икәнлеге аерым ачык күренә. Аны ничә яшьтә дип тә әйтеп булмый, карап торышка да ничә яшь икәнлеге билгесез. Аңа бәлки 50дер, алтмыштыр, ә бәлки 90дыр. Авыру кыяфәтле йөзен баскан тирән җыерчыклар, күптән юылмаган чәчләр (мөгаен, аларны бернинди тарак белән дә тарап булмастыр), тырнак аслары кара каймалы кабарынкы буынлы бармаклар һәм ярылып беткән куллар. Алар шулкадәр пычрак ки, эчкә, тәннең өске тукымасына сеңеп кергән пычракны бернинди сабын белән дә, щетка, пемза белән дә чистартып булмастыр. Киемнәре шакшы, иске булса да, ертылып беткән түгел. Әле тагын төс һәм стиль буенча сайлап алынган.
-Әйе,-дип сөйли Елена,-мин биредә я-ши-им. Күптәннән. Казанда туып-үстем, укыдым. Аннары төньякка күчеп киттем. Читтән торып Сыктывкарда институт тәмамладым, ир белән яшәдем, Вухтыла бистәсендә, Печора елгасының уң ягында урнашкан шәһәрчектә мәдәният йорты директоры булып эшләдем. Ләкин салкын якны ташлап китәргә туры килде. Эшчеләр бистәсе таратылып, яшәүдән туктады, һәм аның кешеләре кайсы-кая таралып бетте. Без ирем белән Татарстанга кайттык. Монда инде фермада эшләдем.
Аннары авыру, операция, ярдәм итәргә вәгъдә иткән, ләкин документларны урлаган намуссыз кешеләр. Шуның белән вәссәлам. Кеше паспортсыз, эшсез һәм өйсез. Кеше бурсый башлаган, кирәге калмаган яфрак, тузган плащ, ачыган кичәге аш кебек чүп-чар өеменә чыгарып ташлана.
Елена чүплектә унбер ел яши. Унберенче ел металл ватыклары тапшырып җыйган акчасы белән кызына булыша. Соңгы вакытка кадәр кызында кыш чыга. Ә хәзер бүтән кертмәскә булган. Ни өчен? Кем белгән. Анысы мөһим түгел. Иң мөһиме шул-кеше чүплектә яши һәм аның башка торыр урыны юк.
Елена үзенең газаплары турында сөйләгән арада аның аяклары янына сырпалана-сырпалана аксак мәче килеп ятты.
-Бу-Васька,-дип сүзен дәвам иттерде ул.-Мин аны биредә табып алдым. Күрәсеңме, аягы нинди кәкре. Шуңа күрә ташлаганнардыр да инде, мөгаен. Мин әле биредә тагын эт балалары да таптым. Бусы ниндидер кот очырырлык нәрсә булды. Йөрим шулай чүп-чар арасыннан тимер-томыр җыеп һәм кемнеңдер шыңшыганын ишетәм. Карасам, авызы бәйләнгән бер капчык ята. Ачып җибәрсәм-анда эт балалары! Ничек шулай булырга мөмкин? Хәер, мөмкин икән шул... Мине дә бит шулай чыгарып ташладылар. Үз кызыма акча алып кайтып биргәндә генә кирәк бит мин...
Гомумән, Елена документлар, паспорт бел-ән булышырга вәгъдә иткән ниндидер бер яхшы кеше турында искә ала. Ул шуннан соң барысының да тамырдан үзгәрәчәгенә өметләнә. Әлбәттә, яхшы якка. Аның, Аллаһы Тәгалә кушып, күпмедер пенсиясе дә булачак, торыр урыны да. Ә әлегә-җәй, әлегә-чүплек, әлегә-металл ватыклары һәм башка ташланган әйберләр. Кышка кадәр би-и-к ерак әле... Тик бу шулай тоела гына.
Аерым агымнардан барлыкка килгән шакшы исле, авыр төтен пәрдәсе. Материя һәм пространствоның тәртипсез җыелмасы. Гаять зур полигон уртасында бөкрәя төшкән ялгыз хатын фигурасы. Һәм төтен пәрдәсе өстендә сүзсез генә канатларын җилпеп талпынып торучы гаять зур бер акчарлак...
P.S. Хәзерге вакытта Елена Романчеваның проблемалары белән Алексеевск районы хакимияте һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә. Аның паспорты да, гражданлык статусы да кире кайтарылыр, дип өметләнәсе килә. Димәк, ул тормыш төбеннән бирегә, кешеләр янына кайтыр, дип ышанырга мөмкин.

Сергей ТАРСУКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев