Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Без татарча сөйләшәбез”

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында мәктәпләребездә төрле чаралар үтә. Күзәтүебезчә, әлеге чарада барлык мәктәпләр дә бик актив катнаша. Редакциябезгә дә бу темага электрон рәвештә дә, почта аша да хатлар күп килә, рәхмәт. Менә сезнең игътибарыгызга Зур Алан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Петр Зайцев һәм Татьяна Шеинаның мәкаләләрен тәкъдим итәбез.

Яз килде. Ул үзе белән кояшлы җылы көннәр, кошлар, челтерәп аккан гөрләвекләр тавышы алып килде.

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә сайрый кошлар,
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз!

Безнең туган телебез - татар теле. Тугач та әниебезнең назлы итеп "балам" дигән сүзен туган телебездә ишетәбез.

Туган телне яратуны шагыйребез Габдулла Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башкача. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Безнең телебез татарча ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

Безнең туган телебез - җырдай моңлы татар теле.

Туган тел! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба.

Ә без аның бөеклеген, изгелеген тоябызмы икән соң? Тукаебыз дан җырлаган, кадерләгән телнең бүгенге көндә дәрәҗәсе, кадере бармы икән соң?

Шушы сорауларга җавап эзләп, без Зур Алан урта мәктәбе укучылары, авыл халкына мөрәҗәгать иттек. Безнең белән әңгәмәдә мәктәп укучылары, укытучылар, төрле өлкәдә эшләүче кешеләр катнашты. Ә иң мөһиме, бу әңгәмәдә татарлар гына түгел, руслар да катнашырга теләк белдерде.
Беренче көнне без авылның "Салават күпере" балалар бакчасына тукталдык. Нәниләр белән милли уеннар уйнадык, татар теле дәресе үткәрдек һәм "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе эмблемасын таратып чыктык.

Икенче көнне авылыбыз буенча оешма-учреждениеләр буенча сәяхәт кылдык. Кибетләргә, даруханәгә, Саклык банкына бардык.

"Татар телен өйрәнергә, татарча белергә кирәкме?" - дигән сорауларга без татарлардан гына түгел, башка милләт кешеләреннән дә бары тик уңай җаваплар гына ишеттек.

Халык арасында әңгәмә корып йөргәндә менә нәрсәгә игътибар иттек: урам исемнәре, кибетләрдә товар исемнәре бары тик рус телендә генә язылган. Ә кайда соң безнең икетеллелек? Үзебез үткәргән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе, бәлки, кешеләргә телләр белүнең әһәмиятен, туган телнең матурлыгын аңлаткандыр.

Мәктәптә дә бик күп төрле чаралар үткәрдек. Акция Туган тел көненә багышланган стена газетасы чыгару белән старт алды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен татар китаплары әкиятләре күргәзмәсен оештырдык, Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән мультфильмнар күрсәттек.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Светлана җитәкчелегендә "Әкияттә кунакта" дигән сыйныфтан тыш чара, "Ике телем - ике канатым" дип аталган әдәби кичә һәм 1нче сыйныфта "Әйдәгез, танышабыз" дигән темага уен-дәрес укучыларның күңеленә хуш килде. Дәрес төрле уеннар, җырлар, диалоглар белән аралаштырып алып барылды. Укучылар (рус телле балалар) саф татар телендә сөйләштеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар.

Сәрия Билалова җитәкчелегендә узган "Тукай дәресләре"нең, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең максатлары - рус телле укучыларны, яшьләрне татарча сөйләшүгә тарту. Без бу максатка ирештек. Үткәрелгән чараларда рус телле укучылар, рус телле ата-аналар, укытучылар катнашты. Иң куанычлысы шул: рус телле балалар татар телендә дөрес итеп аралаша беләләр, аларның татар телен теләп өйрәнүләре сизелеп тора.

Үткәргән акциядән күңелдә бик җылы тәэсирләр калды. "Балалар, өлкәннәр, милләттәшләр! Туган телне яратыгыз, хөрмәт итегез, ул телгә сөеп карагыз!"

Яшәсен туган тел, иң матур тел, әткәм- әнкәмнең теле!!!

Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев