Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәхетле балачак Урта Тигәнәле авылында

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел.

"Уңыш бәйрәме", "Көзге әкият", "Көзге бал" - көзгә мәдхия җырлаучы күпме бәйрәмнәр уйлап табылган! Урта Тигәнәле авылы "Ләйсән" балалар бакчасында да "Көзге бал" бик күңелле узган.

Нәниләр яшелчәләр булып киенеп, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Көзге уңышны җыйганда әти-әниләренә ничек булышулары турында сөйләделәр, яшелчәләрнең файдасы турында фикер алыштылар, - ди тәрбияче апалары Лилия Садыйкова. Гомумән, "Ләйсән" балалар бакчасында һәр бәйрәм күңелле уза.

Өч балам да шушы бакчага йөрде. Андагы тәрбиячеләрдән җылы нур бөркелеп тора. Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин Фәхретдин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: "Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас".

Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин. Балаларны үз балаларыдай яратып, аларга күңел җылысы биреп тәрбияләү хас бу бакчадагы тәрбиячеләргә. Бөтен әти-әниләр исеменнән чын күңелемнән "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Шушы авыр хезмәтләрендә сабырлык, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев