Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәхетле, тыныч тормыш юллары

Туган як каеннарыдай гүзәл, имәндәй нык ихтыяр көченә ия, һәр кылган гамәле белән гомер юлларын бизәп, намус, вөҗданны юлдаш итеп яшәүчеләр бар. Әлеге язмам бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, кайда гына хезмәт куйса да, һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яшәүче көчле рухлы хатын-кыз -...

- "Уза гомерләр аккан су кебек ...", "Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән...", "Олы юлның тузанында калган минем эзләрем...", Кайда калды яшьлегем дип шул юллардан эзләдем..." һәм башка шундый җыр юлларын безнең буын бервакытта да онытмыйдыр.


Әйе, гомерләрнең узганы яшь чакта беленми инде ул. Ә инде артыңа әйләнеп карасаң, инде алты дистә ел узган да киткән. Гаилә корып яшәвебезгә дә 40 ел. Бер яктан, сау-сәламәт булып шушы яшькә җитүем зур шатлык. Шул ук вакытта моңсу да инде, чөнки шушы еллар эчендә барысы да - минем үткәнем, минем шатлыгым да, минем борчулы көннәрем дә. Ни генә дисәм дә, тормыш юллары гел уңай гына бармый, аның сикәлтәле, катлаулы чаклары да күп булды. Шатлыкларым кайгылар белән дә чиратлашты (зарланып торасым килми, ул күп кешенең шулай).


Баштан фермада сыерлар да саудым, хисапчы булып та эшләдем, кияүдә килеш, бала калдырып, техникумда да укыдым (кайнана әниемә һәм иремә рәхмәт, кайнана әниемнең урыны җәннәттә булсын, дим). Кайнана әнием белән дә бер-беребезне аңлашып 32 ел гомер иттек - Аллага шөкер. Сатучы булып та эшләдем. Авыл Советында 30 елга якын бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Эшемне яратып, тырышып башкардым. Инде лаеклы ялга чыккач, дин юлына да вакыт табам. Һәр җомга мәчеткә йөрибез, Коръән укырга өйрәнәбез, коръән тутырабыз, көндәлек дини бурычларыбызны үтәргә тырышабыз.


Бүгенге көндә мин үземне бәхетле дип саныйм. Әлегә исәнлегем ярыйсы гына. Ирем белән аңлашып, киңәшләшеп, туганнарым, дусларым белән аралашып яшибез. Аллага шөкер, барысы да җитеш. Дөньялар тыныч, имин булсын, Аллаһы Тәгалә исәнлектән, тынычлыктан аермасын, дим.


Гомернең һәр көне бер мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә әнә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белүдә, изгелек эшләүдә. Гомер көзе якынлашканда, әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый…


Наилә апа юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек һәм балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәвегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев