Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Билбау көрәше буенча Россия чемпионаты призерлары

26 июньнән 29 июньгә кадәр Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды.

Бу чемпионатта Россиянең 30 төбәгеннән 260 тан артык көрәшче катнашты. Татарстан Республикасы командасыннан алты Алексеевск спортчысы катнашты,

алар алтын һәм көмеш медальләргә ия булдылар.

Төрле үлчәү авырлыгында көрәшчеләребез түбәндәге нәтиҗәләр белән пьедесталга күтәрелделәр:

Ирекле стильдә:

1 нче урын - Латыйпов Тимур (57 кг)

1 нче урын - Сөләйманов Габдеҗәлил (62 кг)

Классик стильдә:

1 нче урын - Абрамов Алексей (57 кг)

2 нче урын - Закиров Илнар (62 кг)

2 нче урын - Абдуллин Андрон (68 кг).

Спортчыларыбызны һәм тренер Бари Равил улы Сөләймановны җиңү белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев