Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Билгесез Солдат һәйкәле янында Исәнме, Билгесез Солдат!

Сиңа бик авырдыр. Син 74 ел буе шушында басып торасың. Аякларың арымадымы?

Өстеңдәге шинелең бик юка күренә, башыңда да юк. Дошманны җиңеп кайтырга бик нык ашыккансың, ахры. Кышкы салкыннарда өшисеңдер инде. Каешың билеңне бик кысмыймы?

Моннан 78 ел элек шушы авылдан 4 ел буена 338 кешене сугышка озаткан идек. Аларны язмыш төрле сугыш кырларына илтеп ташлады. Берегез дә куркып артка чигенмәде, дошманга киртә булып ятты, үлемнән курыкмады. Киресенчә, юлында сезне очраткан дошман солдаты куркуга төште. Җиңүгә ышанычлары беткән дошман солдатлары кирегә йөгерә башладылар. Ә сезнең Җиңүгә ышынычыгыз бик зур иде. Чөнки сез үзегезнең туган җирегезне, әти-әниләрегезне, тормыш иптәшләрегезне, балаларыгызны, туганнарыгызны яклап сугыштыгыз. Күбегез шушы сугышта һәлак булдыгыз. Кайберләрегез туган җир туфрагы, тау-таш астында калдыгыз, су төпләренә төштегез, ялкын утларында яндыгыз... Һәлак булганнарны башкалар алыштырды. Җиңү көнен сез шулай якынайттыгыз. Җиңүен җиңдегез, ләкин.....

191 кеше, 191 ир-егет сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Сугышка китүчеләрнең исемлеге билгеле булса да, күбесенең каберләре билгесез. 74 ел буена билгесез солдатлар исемлегендә. Аларның гәүдәләре эзләп табуларын көтеп, төрле сугыш кырларында яталар. Ул эшне ахырына җиткерү безнең бурыч.

Ел саен Синең янга килеп, үткән сугыш елларын, сугышка китүчеләрне, һәлак булганнарны искә алабыз. Рәхмәт йөзеннән чәчәкләр куябыз.

Ә беләсеңме? Синең бер авылдашың билгесезләр исемлегеннән сызылды. Ул Чәпчәков Тәлгать абый. Ничек дисеңме? Мәскәү юнәлешендә барган каты сугышларның берсендә чолганышта кала. Барлык сугышчылар да геройларча һәлак булдылар дигән рапорт языла. Тәлгать абыйның үлемен билгесез солдатлар исемлегенә кертәләр һәм туган авылына, гаиләсенә “кара” кәгазь җибәрәләр.

Еллар үтте, сугыш та бетте. Аның юклыгына күнегеп беткән бер вакытта, ул сугыштан әйләнеп кайтты. Без бик шатландык. Тәлгать абый озак еллар яшәп, балалар үстереп, туган илебезгә хезмәт итеп дөньядан китте. Менә нинди хәлләр дә булгалый бу дөньяда.

Бүгенге көндә дә Сезне эзләү эшләре дәвам итә. Сугыш кырларына районыбыздан, башка өлкәләрдән экспедицияләр оештырыла. Казу эшләре бер дә нәтиҗәсез калмый. Солдат каберлекләре табылып тора. Аларның бик азы гына кем икәнлеге ачыклана һәм туганнарына тапшырыла, хөрмәтләп җирләнә. Ләкин күбесенең исем-фамилиясе билгесез булып кала.

Билгесез Солдат!!! Синең белән сөйләшкән арада башыма бер фикер килде. Син бит үткән сугышны гына искә төшереп тормыйсың. Ә киләчәктә мондый сугышлар булмасын дип искәртеп, кисәтеп торасың. Илебезнең тынычлыгын саклыйсың Син, Билгесез солдат. Барысы, барысы өчен дә рәхмәт Сиңа!!!

 

ХӘЙБУЛЛИН Әлфир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев