Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Биләрдә фәнни конференция

Биләргә Татарстаннан йөзгә якын укучы килде. Анда республика фәнни-гамәли конференциясе булды.

Егетләр һәм кызлар туган якны өйрәнү, халык һөнәрләре өлкәсендә, чит һәм туган телләрне өйрәнүдә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигать фәннәрендә бер-берсе белән белемнәрен алмаштылар. Конференциядә шулай ук педагоглар арасында секцияләр булды, анда укучылар белән тикшерү эшен оештыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Эш башланыр алдыннан республиканың дистәләгән районыннан һәм шәһәреннән килгән кунаклар тематик күргәзмәләр белән таныштылар. Борынгы шәһәргә хас булганча, болар тарихи күргәзмәләр иделәр.

Мәсәлән, “Алексеевск станицасы” казаклары XVII-XVIII гасырлардагы Биләр ныгытмасы экспозициясен тәкъдим иттеләр, городовой казакларның коралларын һәм кием-салымнарын, Биләр ланд-милициясе атлы полкы гаскәриләрен күрсәттеләр. Кунаклар күргәзмә белән кызыксынып таныштылар, бик теләп төрле вакыйгалар турында сөйләгән хәлләрне тыңладылар һәм казаклар белән фоторәсемгә төштеләр.

Гражданнар сугышы заманнарындагы экспонатларны “Йолдыз” хәрби-патриотик клубында катнашучылар тәкъдим итте. Биредә кунаклар шулай ук кызыллар һәм акларның коралларын һәм киемнәрен күрә алдылар. Кунаклар шулай ук мәктәптә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее белән дә таныштылар. “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубына йөрүчеләр конференциядә катнашучыларга Икенче Бөтендөнья сугышы солдатларының кораллары һәм көнкүреш кирәк-яракларын күрсәттеләр. Биләр мәктәбе укучылары уйнаган шахмат уены бик матур килеп чыкты. Зур шахмат тактасында балалар шахмат фигуралары кебек тезелделәр һәм шигъри формада уен кагыйдәләре турында хәбәр иттеләр. Бу тамаша конференциядә катнашучыларның барысына да ошады.

Конференцияне “Яшьармияче” клубының “Застава” вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы ачып җибәрде. Балалар тамашачылар өчен патриотик җырлар җырладылар.

Секцияләрдә тикшеренү эшләрен компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казанның танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм укытучылары кергән иде. Алар арасында Россиянең атказанган сәяхәтчесе Илдар Җамалетдинов, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм башкалар бар иде.

Район мәгариф бүлеге мөдире Дамир Гыйләҗев, конференциягә йомгак ясап, үзенең фикере һәм барлык жюри әгъзаларының фикеренчә, эшләр югары дәрәҗәдә куелган иде һәм иң яхшыларны билгеләү бик авыр булды, дип әйтеп үтте. Дамир Әмир улы конференциядә барлык катнашучыларга һәм аны оештыручыларга – Андрей Анатольевич Чугуров җитәкчелегендәге Биләр мәктәбе коллективына рәхмәт әйтте. Ул, яшь буын киләчәктә дә фән белән кызыксынуын дәвам иттерсен һәм илебез хакына аны яңа югарылыкларга алып барсын иде, дип теләде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле призлар алдылар.

Конференциядә катнашучылар үзләре дә эшләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Казанның 177 нче лицее укучысы “Туган як тарихы” секциясендә җиңеп чыккан Александра Гыйльметдинова аңа яңа нәрсәләр белү кызык булуын әйтә:

– Мин Биләрдә беренче тапкыр. Бүген гражданнар сугышы турында мәгълүматлар күп булды, дип билгеләп үтәм. Минем эшем исә XIX гасыр казанлылар образына багышлана. Конференциядә катнашуыма шатмын. Киләсе елда бирегә тагын килермен, дип өметләнәм.

Арча районының Краснобор мәктәбеннән килгән катнашучы Диана Аристованың шул ук секциядә ясаган чыгышы Кызыл Армиянең Идел флотелиясенә кергән “Ваня коммунист” канон көймәсенең һәлак булуына багышланган иде. Бу вакыйга моннан нәкъ бер гасыр элек булган. Кыз Идел флотелиясен төзүче, бу көймәдә гомере өзелгән Николай Маркин турында тарихи тикшеренү әзерләгән иде. Секциядә бу эш икенче урынны алды.

– Бүген без әйбәт тәҗрибә алдык, башка катнашучыларны күрдек, үзебезне сынап карадык. Конференция югары дәрәҗәдә узды. Шуның өстенә тарихка бай урын – Биләр турында күп кенә яңа нәрсәләр белдек, – ди Диананың җитәкчесе Валентина Юминова.

Ябылу тантанасында “Алексеевск станицасы” атаманы Юрий Егоров Россия һәм чит ил казак-сугышчылары берлегенең Югары атаманы исеменнән Биләр урта мәктәбе директоры Андрей Чугуровка балаларны һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә күренекле хезмәтләре өчен “Георгий тәресенә – 200 ел” исемле истәлекле медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев