Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бистәнең икенче мәктәбендә иң яхшы укучыларны бүләкләделәр

«Президент балы» вакытында активистлар, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортчылар, шулай ук мәктәпнең отличниклары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Икенче мәктәп бинасында мәктәпнең иң яхшы укучыларын бүләкләү, уку елына нәтиҗәләр ясау инде беренче ел гына узмый. «Президент балы»на быел отличникларның әти-әниләре дә чакырылган иде, аларны балалар белән бергә сәхнәдә хөрмәтләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында Арнаковлар һәм Майоровлар гаиләләрен билгеләп үтәргә мөмкин. Математика буенча «Олимпка юл» дип аталган республика олимпиадасы призеры Артур Кәлимуллинны да аеруча зурладылар. Артур быел республика дәрәҗәсендә шундый биеклекләргә ирешә алган бердәнбер укучы.

- Киләчәккә планнар зур һәм аларны тормышка ашыру өчен белем кирәк. Минем янәшәмдә шушы белемнәрне бирә торган укытучыларым һәм миңа ярдәм итүче туганнарым булуына мин бик шат, - ди тугызынчы сыйныф укучысы.

«Иң яхшы көндәлек» номинациясендә җиңгән Милена Дубровина һәм Данис Даутов алкышларга күмелде.

Бистәнең икенче мәктәбе директоры Людмила Липлянина балаларга һәм аларның әти-әниләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук Людмила Николаевна бәйрәмне уздыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга да рәхмәт сүзләре әйтте. Бу кичтә шулай ук мәктәп педагогларын да хөрмәтләделәр. «Ел укучысы» бәйгесе «Президент балы» алдыннан узган иде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында җиңүче булып 4нче сыйныф укучысы Варвара Иванова танылды, ә 5-11нче сыйныф укучылары арасында җиңүне 7нче сыйныф укучысы Валерия Маслова бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев