Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәла-казадан соң Кешелеклелек дими,ни дисең

Алексеевскилылар 2 февральдә дулаган җил-давылны онытырга өлгермәгәннәрдер әле. Аннан район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә биналар зыян күрде. Шулар арасында Масловкадагы бер өй дә бар. Көчле җил аның түбәсен каерып ташлаган иде.

Хәзер, айдан артык вакыт үткәч, корылманың өске өлеше төзәтелде, ләкин борчылулар һәм хәвефләнүләр, шулай ук битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүе өчен рәхмәт хисләре өй хуҗасы Любовь Зайчикованың күңелен чолгап алды. Шул уңайдан ул булган хәл турында сөйләү өчен редакциягә мөрәҗәгать итте.

- Өем, - ди пенсионер ханым, - авылның иң кырыенда, басу белән янәшә урнашкан. 2 февральдә мине сагайтырга һәм хәтта куркуга салырга мәҗбүр иткән яңгыр катыш җил исте. Мин түбәнең көчле итеп шакылдый һәм "йөри" башлавын ишеттем. Бу түбәне каерып атканчы дәвам итте. Түбә белән бергә газ стоягы да кәкрәйде. Шуның өстенә газ торбаларының көчле җил аркасында селкенүеннән газ исәпләгеч тә эштән чыкты.

Мин шулкадәр курыктым ки, нәрсә булганын тиз генә аңлый да алмадым әле, ә аңыма килгәндә өемнең түбәсез (түшәмнәр генә сакланып калган иде, аларны тиз арада кар каплап китте), газсыз һәм утсыз калуын абайладым. Урамга чыккач, өемнең җимерелгәнлеген күрдем. Күп тә үтмәде, ул суынды, караңгыланды һәм юешләнде. Мин югалып калдым, нишләргә дә белмәдем. Район үзәгендә яшәүче апам Зоя Шкильменская эшкә кереште. Без аның белән бергә матди ярдәм сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, һәм үтенечебезне кире какмадылар. Ләкин биргән акча гына җитмәде, һәм без Фоат Вәлиев янына киттек. Ул да читтә калмады. Без Дәүләт Советы депутатына чират көткән арада безнең янга Гөлнур Сафина килеп, булган хәл белән кызыксынды. Без аңа барысын да сөйләп бирдек, фоторәсемне күрсәттек. Ике көн үттеме икән, без кирпеч һәм цемент белән тәэмин ителдек. Бу могҗиза түгелмени? Безгә Ромодан авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин да булышты, безнең бәлагә Алексеевск предприятиеләренең берсенең җитәкчесе Рөстәм Вәлиев, туганнарыбыз, авылдашларыбыз да җавап кайтарды. Аларның матди ярдәме һәм турыдан-туры катнашуы аркасында хәзер өй түбәсе ябылды, аның астына кирпеч өясе генә калды - бу эшләр көчле суыклар аркасында бераз җылытканчыга кадәр калдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев